Презентация по татарскому языку "Ел фасыллары"
Предмет: | Другое |
---|---|
Категория материала: | Презентации |
Автор: |
Мухлисова Айгуль Маратовна
|
Төп бурычлар:
- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
- укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү, мәктәпкә, белем алуга уңай караш уяту;
- бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
- үз-үзеңне әдәпле тоту, башкаларга игътибарлы булу күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итү;
- Диалогик, монологик сөйләмгә өйрәтү, текстның эчтәлеген сөйләргә, тәрҗемә итә белү, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
Программа тематик принципка нигезләнеп, тематик план формасында төзелде. Төп теманың темачыклары аерым- аерым алынып, аларның ничек үтәлү тәртипләре күренеп тора. Болай төзегәндә, укытучыга яңадан тематик план төзүнең кирәге булмый.
Программаның нигезендә коммуникативлык принцибы ята. Шуңа күрә программа таләп иткән барлык метод һәм алымнар укучыларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга әзерләүгә юнәлдерелә.
Татар телен өйрәнүнең метод һәм алымнары күптөрле. Шулар арасыннан катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә максатка ярашлы. Программада балаларның сөйләмен үстерүгә һәм системалы фәнни белем бирүгә игътибар бирелде.
Укытучы дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып, эш алымнарын төрләндереп, дәресләрне мавыктыргыч , нәтиҗәле итеп оештыруны күздә тотарга тиеш. Программа гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып төзелде.
Тип материала: | Презентация Power Point (ppt) |
---|---|
Размер: | 2.8 Mb |
Количество скачиваний: | 13 |