Презентация по татарскому языку на тему "Иярчен кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Презентации
Автор:

8 нче сыйныф

Тема:Иярчен  кисәкләрне  гомумиләштереп кабатлау.

 

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты : Иярчен  кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү,системалаштыру.

2.Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: белемнәрне  гомумиләштерү.

Җиһазлау: дәреслек,   компьютер, колонкалар,проектор, экран, карточкалар, тест сораулары,

 

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

1). а).Уңай психологик халәт тудыру;  СЛАЙД 2

Күр,ничек эшли кояш: иртә тора,таң аттыра,

Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.

Син кояштан үрнәк алсаң,тырышлык итсәң һаман,

Күп арасында кояш күк, ялтырарсың бер заман!

(Г.Тукай)

-Исәнмесез,укучылар. Әйдәгез, Г.Тукай шигырендәге кояш сыман бер-берегезгә карап елмаейк,тирән итеп сулыш алыйк һәм тынычлап эшкә керешик.

     ә)Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Үткән дәрестә без нинди УМ (уку мәсьәләсе) чиштек?

Көт.җавап: Без үткән дәрестә кире хәлне өйрәндек.

 Укытучы: Әйдәгез, бергәләп кире хәлнең моделен искә төшерик.

Ул нәрсәне белдерә?   СЛАЙД 3

-                          Нинди сорауларга җавап бирә?

-                          Ничек белдерелә?

Кире хәл

 

-көтелгән эш-хәлнең киресен белдерә;

-сораулары: нишләсә дә?нәрсәгә карамастан?

-белдерелә: хәл фигыль,боерык фигыль, ш.ф.+да,дә;та,тә;ис.,ис.ф.+Б.с.(карамастан),мөн.с.+да,дә,та,тә.

3)УМ кую ситуациясе.Модельне тутырырга, әлеге модельгә нинди максат белән мөрәҗәгать итүне ачыклап, дәрескә УМ билгеләргә. (7 мин)

 СЛАЙД 4

 

Укытучы: -Укучылар,тактада күрсәтелгән модельне тутырырга кирәк.Аңа җөмлә кисәкләре дигән атама бирелгән.Ул ике тармакка бүленгән.

1.Аларны ничек дип атар идек?

К.җ.: баш һәм иярчен кисәкләр.

2.Баш кисәкләрнең тармагы  ничек дип атала?

К.җ.:  ия һәм хәбәр.

3.Ия нәрсә ул?

К.җ.: Баш килештә килеп,җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, Кем? Нәрсә? сорауларының берсенә җавап бирә торган баш кисәк ия дип атала.

4.Хәбәр нәрсә ул?

К.җ.: Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итеп,нишли?нишләде? һ.б. сорауларның берсенә җавап бирә торган баш кисәк хәбәр дип атала.

Укытучы:Икенче тармакны карыйбыз.

1.Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

К.җ.: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.

2. Нәрсә ул аергыч?

К.җ.: Җөмләдә исемне ачыклап килгән сүз аергыч дип атала.

3. Тәмамлык нәрсә ул?

К.җ.: Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап килгән иярчен кисәк тәмамлык дип атала

4. Тәмамлыкның нинди төрләре бар?

К.җ.: туры һәм кыек.

5 .Аныклагычның нәрсә ул?

К.җ.:  Җөмләдә үзен ияртүче кисәктән соң килеп,аның эчтәлегенә өстәмә төгәллек,аныклык бирә торган иярчен кисәк аныклагыч дип атала.

5.Җөмләнең кайсы иярчен кисәген хәл дип атыйлар??

К.җ.:Җөмләдә эш-хәрәкәтнең үтәлү-үтәлмәвен, урынын,вакытын,сәбәбен,максатын,шартын һ.б. ны белдереп килгән иярчен кисәге хәл дип атала.

Укытучы: Хәлләрне мәгънәсенә карап,ничә төргә бүләләр?

К.җ.:8 төргә  бүләләр:урын,вакыт,сәбәп,максат,рәвеш,күләм,

кире,шарт.

Укытучы:Урын хәле нәрсәне белдерә?

К.җ.:Эш-хәлнең урынын белдерә.

Укытучы:Вакыт хәле нәрсәне белдерә?

К.җ.:Җөмләдә эш-хәлнең  вакытын белдерә.

Укытучы:Сәбәп  хәле нәрсәне белдерә?

К.җ.:Җөмләдә эш-хәлнең  сәбәбен белдерә.

Укытучы:Максат  хәле нәрсәне белдерә?

К.җ.:Җөмләдә эш-хәлнең  максатын белдерә.

Укытучы:Рәвеш  хәле нәрсәне белдерә?

К.җ.:Җөмләдә эш-хәлнең  ничек үтәлүен белдерә.

Укытучы:Күләм  хәле нәрсәне белдерә?

К.җ.:Эш-хәлнең  яки билгенең күләмен,дәрәҗәсен  белдерә.

Укытучы:Шарт хәле нәрсәне белдерә?

К.җ.:Җөмләдә эш-хәлнең  шартын белдереп, нишләсә?нинди шартта? сорауларының берсенә җавап бирә.

Укытучы:Кире хәл нәрсәне белдерә?

К.җ.:Җөмләдә эш-хәлнең  киресе булачагын  белдерә.

Укытучы: Дөрес,балалар,рәхмәт.Сез аларның барысын да өйрәнгәнсез.Димәк, без бүген нинди УМ чишәбез?

Дөрес,җөмләнең иярчен кисәкләрен гомумиләштереп кабатларбыз.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла. СЛАЙД 5

II.УМ өлешләп чишү.

Дәреслектәге 264 нче күнегүне карыйбыз.

    Тукай артистларны якын күрә һәм сәхнәне ярата иде. Ул үзенең шигырьләре белән безнең артистларның җаннарына азык бирә, безне тынычландыра торган иде.

    Беркөнне мин Тукайны, артистлар белән бергә, үземнең туган көнемә чакырдым. Гәрчә ул, махсус киенеп ,галстуклар тагып,кунакка йөрүне яратмаса да,мәҗлескә назланмыйча килде. Ул үзенең гади киеменнән - кара тужуркадан иде.Мин аның килүенә бик шатландым. Ул көнне минем бүлмәмдә чәчәкләр күп иде. Тукай,бераз утыргач, чәчәкләр янына барды, аларга карап иснәп торды да кесәсеннән ландыш чәчәге чыгарды.

    -Менә мин шушы ландыш чәчәген бик яратам, аның исе дә бик хуш, үзе дә матур, мәгез, Волжская, әнә шул чәчәкләрегез арасына кыстырып куегыз!- диде. Үзе шул минутта, бер гаепле эш эшләгән сыман, кинәт кызарып китте. Мин, аның кызарганын күреп, оялмасын өчен, сүз әйтмәдем. Соңыннан мин ул ландыш чәчәген бер калын китап арасына салып куйдым. Тукай чәчәге дип, аны 1918 нче елга кадәр саклап килдем. 1918 нче елда фронтка чыкканда, барлык нәрсәләремне фатирда калдырып китәргә туры килде. Кире әйләнеп кайтканда, инде бернәрсә дә калмаган, шәһәрне аклар туздырып чыкканнар иде. Менә шул елны мин ландыш чәчәгеннән аерылдым...

 

-Бу текстта сүз кем турында бара?

К.җ.: Текстта сүз Тукай турында бара.

-Бу истәлекне кем язган?

К.җ.: Бу истәлекне Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская язган.

-Тукай нинди чәчәк яраткан?

К.җ.: Тукай ландыш чәчәген яраткан.

-Волжская Тукай биргән чәчәкне кайда саклаган?

К.җ.:Ул чәчәкне китап арасында саклаган.

-Ни сәбәпле “Тукай чәчәге” югала?

К.җ.: Волжскаяның фатирын аклар актарып чыгалар һәм шул вакытта чәчәк югала.

- Әйдәгез, укучылар, хәзер беренче абзацтагы ике җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерик.

Тукай артистларны якын күрә һәм сәхнәне ярата иде. Ул үзенең шигырьләре белән безнең артистларның җаннарына азык бирә, безне тынычландыра торган иде.

2. –Ә хәзер,укучылар, белемнәрегезне тест ярдәмендә тикшерәбез.Мин өләшкән битләрдә дөрес дип санаган җавапларны билгеләгез. СЛАЙД 6-20   Бу вакытта музыка куела

1.Калын хәрефләр белән бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге?

Аннары япа-ялгыз яту да аны шомландыра иде. (Ә.Еники)

а) аергыч   ә) аныклагыч  б) рәвеш хәле

2. Җөмләнең иясе нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Болар Акъәбинең кызы белән кияве иделәр. (Ә.Еники)

а)күрсәтү алмашлыгы    ә)зат алмашлыгы    б)исем

3.Калын хәрефләр белән бирелгән сүз нинди хәл?

Артыкбикәне куркытмас өчен еламый идем. (М.Әмир)

а)сәбәп хәле    ә)максат хәле       б)шарт хәле

4.Бирелгән җөмләдә тәмамлыкның төре нинди?

Хәсәнне район больницасыннан бер айдан соң гына алып кайттылар. (Г.Ахунов)

а) туры тәмамлык          б)кыек тәмамлык

5. Бирелгән кагыйдә кайсы җөмлә кисәгенә туры килә?

  Җөмләнең ияртүче кисәгеннән соң килеп,аның эчтәлегенә өстәмә төгәллек,аныклык бирә торган иярчен кисәк ... дип атала.

а)аергыч     ә)тәмамлык    б)аныклагыч

6. Бирелгән сорауларга нинди хәл җавап бирә?

Нишләсә дә? Нәрсәгә карамастан?

а)кире хәл    ә)шарт хәле    б)күләм хәле

7. Аергыч сораулары кайсы рәттә бирелгән?

а) кайда?кайчан?ничек?ни сәбәпле?күпме?

ә) нинди?кайсы?кайчангы?кайдагы?кемнең?

б) кемгә?нәрсәгә?кемне?нәрсәне?кемнән?

8. Бирелгән җөмләдә ничә хәл бар?

Хәсрәт иртәнге томандай бик тиз таралды.(Ә.Еники)

а) 3              ә) 2                б)4

9. Аныклагыч янында нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

 Атның хуҗасын ... Исмәгыйль абзый дигән кешене ... кайдадыр күргәнем дә бар күк. (Ф.Хөсни)

а) өтер           ә) сызык           б)ике нокта

10. Җөмләнең хәбәре нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Фәкыйрь көтүченең матур кыланышлары өчен Хәмдиянең рәхмәтләре бар. (М.Фәйзи)

а)боерык фигыль     ә)билгеләү алмашлыгы     б)хәбәрлек сүз

Дөреслеген экран ярдәмендә  тикшерәбез. Үз эшегезне бәяләгез   СЛАЙД 21

-Бишле билгесенә эшләгәннәр кулыгызны күтәрегез.Рәхмәт.

-Дүртлегә эшләүчеләр?

-3-4 хата җибәргән укучылар

Хәзер бераз күзләребезне ял иттереп алыйк. (физминутка) СЛАЙД 7

-Эшебезне дәвам итәбез.Мин сезгә карточкалар таратам.Анда 2 җөмлә һәм 3 төрле дәрәҗәдәге биремнәр бирелгән.Сезгә үзегезнең белем дәрәҗәсенә таянып,биремне сайлап алу мөмкинлеге бар.1 нче бирем- җиңел,2 нче бирем- уртача авырлыкта,3 нче бирем- катлаулы. Музыка куела

-Кем беренче биремне эшләде?Дөреслеген тикшерәбез.

-Икенче биремне тикшерәбез.

- Иң катлаулы биремне эшләүчеләр белән дөреслеген тикшерәбез. СЛАЙД 23

III.Рефлекция бәяләү.

1.Дәрестә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?

2.Өй эше. 265 нче күнегү- мәҗбүри.  СЛАЙД 24

 266 нчы күнегү- ярым иҗади.

267 нче күнегү- иҗади

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 2.4 Mb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 113

Похожие материалы