Презентация по татарскому языку на тему "Тукай безнең күңелләрдә" (5 класс)

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

Тукай! Бу сүзне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, аңлатмаслык илһам, рухи нур барлыкка килә. Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.

Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.

Казанда “Болгар” номерлары. (Хәзерге Татарстан белән Киров (Мәскәү) урамнары чатындагы бина). 1907 елның көзендә Уральскидан (Җаектан) килгәч, Г. Тукай шушы мосафирханәгә туктала һәм, кыска вакытлы күченүләрне исәпләмәгәндә, анда 1912 елның декабренә кадәр яши.

Ул үлемсез әсәрләренең күбесен Казанда  яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә.

Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь  иҗтимагый  прогресска  хезмәт  итүне  үзенең  гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.

 

 

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 4.12 Mb
Количество скачиваний: 4
Просмотров: 95

Похожие материалы