Презентация по татарскому языку языку на тему "Муса Джалиль"

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Презентации
Автор:

Ышанма

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондыйсүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Байрагыма каным белән язган
Антым чакыра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондыйсүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илемнеһәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондыйсүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

 

Туфраккүмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлыҗыр тулыкүңелне,
«Үлем» диепәйтеп буламысоң
Җиңеп үлгән мондыйүлемне?

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 13.17 Mb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 161

Похожие материалы