Презентация «Үткәннәргә сәяхәт» (Хезәт кеше канаты, канатлы ул канатлы)

Предмет: Технология
Категория материала: Презентации
Автор:

"Описание материала:

Минем уйлавымча, ата- бабаларыбыздан калган рухи мирас белән гел янәшә яшәп килгән тагын бер мирас бар әле.

Ул мирасның галимнәр теле белән әйтсәк, матди мәдәният өлкәсенә караганы — халкымның өс киеме! Үземне белә башлаганнан бирле мине ниндидер көч шул киемнәргә тарта. ӘӘӘӘӘ! Кызык булып киттеме? Хәзер сөйлим. Сүз башымда аз гына күргәннәрем, белгәннәрем, ишеткәннәрем хакында сөйләп үтәм. Тау башына салынмаса да, безнең Түбән Көек авылы бик кечкенә түгел, урта зурлыкта.

Ә менә яраткан суы – Кала Тау астыннан аккан су, Казансу кушылдыгы, гади генә бер елга – Ашыт кына.

Вакытында, нәкъ менә шул Кала тау ерымнарында иртә таңда каен тырысын иптәш кызларын уздырып кып-кызыл җиләкләр белән беренче булып тутырган, эссе җәйдә

Ашыт тугаенда ирләр белән беррәттән колач җәеп печәп чапкан, көзе җиткәч, урагыннан калмаган, буранлы кышында мари урманында кочагы да җитмәгән чи агачларны “ә” дигәнче кисеп аударган, язгы чәчү вакытында беренчеләрдән булган, сугыштан иң беренче булып үлем хәбәре алып та сыгылмаган, сабыр булып кала алган, һәрвакыт күз алдымда ап-ак яулыклы, ап-ак күлмәкле ягымлы карашлы, көләч йөзле бишвакыт намазын калдырмаган, уразасын ел саен җиренә җиткереп тоткан

Дәү әнием белән үстем мин. Аның куштанлы, бала итәкле,озын буйлы, вак чәчәкле ак күлмәге, күлмәк өстеннән киелгән, һәрвакыт пөхтә итеп юылган ак җирлеккә ал чәчәкләр төшкән аркалы, култыклы, вак-вак атлатып җыеп,чама белән бөреп тегелгән канатлы алъяпкычы,маңгай чәчләре калмаслык итеп киелгән, алгы өлеше матур итеп ак ефәк җепләр белән чигелгән чәчкабы, бөтенләп бәйләп куелган ак яулыгы минем әле дә булса күз алдымда.

Акрын, ләкин бик йомшак һәм җиңел итеп атлап йөргәндә үзенә бер моң таратучы чәч тәңкәләренең сихрилеге мине гел каядыр чакыра. Мин янәдән Ак Дәү әниемнең сандыгын ачам. Андагы миңа бик кадерле булган гаиләм мирасы булып калган истәлекләрне барлыйм...

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 4.72 Mb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 58

Похожие материалы