Презентация "Вакыт улчәү берәмлекләре" 4 сыйныф,математика дәресе

Предмет: Математика
Категория материала: Презентации
Автор:

Предмет:математика.

Сыйныф: 4

Дәрес темасы:Вакыт үлчәү берәмлекләре.

Материал:“Математика” 4 нче сыйныф.

Җиһазлау:ноутбук,экран,проектор,геометрик фигуралар,презентация.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау дәресе.

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья.

Максат:

1. Вакыт үлчәү берәмлекләре буенча алган белемнәрен системалаштыру,вакыт берәмлекләре белән гамәлләр эшләүне ныгыту,космонавт профессиясе,сәгать төрләре белән таныштыру.

2.Исәпләү күнекмәләрен һәм логик фикерләү, хәтердә калдыру сәләтләрен үстерү.

3.Вакытны рациональ бүлүгә омтылыш,вакытка сакчыл караш,игътибарлылык,дустанә мөнәсәбәт,туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: биремнәрне башкарганда танып-белү инициативасы күрсәтүне тәэмин итү.

Регулятив гамәлләр: үз эшчәнлегеңне контрольгә алуга,биремне үтәүнең дөреслеген тикшерүгә юнәлтү.

Танып-белү гамәлләре: вакыт үлчәү берәмлекләрен зурайта,кечерәйтә белергә,алар белән гамәлләр эшләргә юнәлеш бирү.

Коммуникатив гамәлләр: иптәшеңне тыңларга,бердәм аралашып эшләргә,үзара уңай эшчәнлек төзү күнекмәләрен формалаштыруга этәргеч бирү.

 

Дәреснең планы

1.Дәресне оештыру.

2.Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

3.Актуальләштерү.

4.Белемнәрне куллану.

5.Белемнәрне гомумиләштерү.

6.Контроль.

7.Дәресне йомгаклау.

8.Рефлексия.

9.Үзбәя.

10.Өй эше бирү,билге кую.

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 78.5 Kb
Количество скачиваний: 21
Просмотров: 141

Похожие материалы