Презинтация «Каюм Насыйри»

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:

Кереш
Каюм Насыйри – мәгърифәтче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы

  1.  Андыйлар табигатьтә сирәк очрый (тормыш юлы , фәнни һәм мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә күзәтү)
  2.  Тел язмышы - халык язмышы. Каюм Насыйри – татар әдәби теленә нигез салучы
  3.  Каюм Насыйри тел мәсьәләрен күтәреп чыгучы.
  4.  Энциклопедист галимнең тел белеме өлкәсендәге эшчәнлеге.
    4.1. “Нәмүнә яки Әнмүзәҗ”
  5.  Татар әдәби теленә караган мәсьәләләрен билгеле дәрәҗәдә гыйльми нигезләп бирелүе.
    5.1. “Кавагыйде китабәт”
    5.2. “Ләһҗәи татари”
    5.3. “Краткая татарская грамматика изложенная в примерах”,
    5.4. “Әнмүзәҗ”.
  6.  Каюм Насыйри – тәрҗемәче һәм терминнарны гамәлгә кертүче. Каюм Насыйриның уку-укыту һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлеге.
  7.  Каюм Насыйри мирасында шәхес тәрбияләү мәсьәләсе.
  8.  Укыту тәрбия эшенең принциплары.
  9.  Дәреслекләрнең төзү принципы һәм таләпләре.

"Йомгак
Библиография

Үзгәртеп кору еллары башлангач та, К. Насыйри мирасына игътибар кимегәндәй булды. Бары тик тууына 170 ел тулу уңае белән генә кайбер мәкаләләр дөнья күрде. Соңгы вакытларда К. Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлегенә карата гаепләү сүзләре дә әйтелә бшлады.
Русча укырга өндәп, К. Насыйри руслашуга юл ачкан дип фикер йөртү тарихи дөреслеккә туры килми.

Бүгенге көндә татар милли идеологиясе зур сыйфат үзгәрешләре кичерде, үткән тарихка, рус – татар мөнәсәбәтләренә карашлар да үзгәрде, күп тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Шуңадырмы, Каюм Насыйриның “Россия кешесе мөселманнар белән бер җирдә торган һәм бер җирдә үскән, бер икмәкне ашап яшәүчеләре сәбәпле, бу ике халык бер – берсенең гадәтен вә мөгамәләсен яхшы беләдер дигән һәм тагын кайбер фикерләре татар һәм рус шәкертләренең IХ һәм Х сыйныфлар дәреслекләреннән төшереп калдырылды.

1987 елның 23 апрелендә Татарстан халык мәгарифе министрлыгы коллегиясе һәм РСФСР Педагогия җәмгыятенең Татарстарстан бүлеге президиумы Каюм Насыйри премиясе булдыру турында карар кабул итте.

Үз тарихын оныткан милләтнең киләчәге дә юк, дип бик дөрес әйтәләр. Соңгы ун елда, тарихыбызга карата карашыбыз сизелерлек үзгәрде. Хәзерге вакытта Татарстаныбызда 80нән артык музей ачылган һәм эшләп килә.
1 февральдә- Каюм Насыйри музее ачылды. Ул Казанның борынгы урыны- Иске Татар дистәсенең үзәгенә урнашкан.

Аның әтисе Габделнасыйр укымышлы кеше була, каләм тибрәтә, гарәп, фарсы һәм рус телләрен яхшы белә, китаплар яза. Заманына карата бу сирәк күренеш булганга, Насыйровлар гаиләсе тирә-яктагы башка гаиләләрдән шактый аерылып торган. Габделнасыйр балаларын китапны һәм хезмәтне сөяргә өйрәткән.

Булачак галим-язучының балачагы туган авылында уза. 1841 елда Каюмны Казанга алып килеп мәдрәсәгә урнаштыралар. Мәдрәсәне ул 1855 елда тәмамлап пишкадәм дәрәҗәсен алып чыга.

Бу елларда патша хөкүмәтенең татарларны кысрыклап торуына карамастан, Каюм Насыйри үз милләтенең үсешен нәкъ менә рус халкы белән бәйли. Рус һәм татар халыклары арасында үзара аңлашуга ирешергә кирәк дип саный ул. Туган авылында мәктәп салдыру мәгърифәтьченең күңел түрендәге хыялы була. Өлкән кешеләр сүзенә караганда Каюм Насыйри бу мәктәпне төзеткән, ләкин аның бинасы бүгенге көнгәчә сакланмаган. Галимнең якты сурәте авылдашларының күңелендә генә түгел, халкыбызның үткәне һәм галимнең бай мирасы кадерле булган барлык кешеләрнең йөрәгендә сакланачак.

Моның сәбәпләре дә бар иде. Галимнәр фикеренчә, көнчыгыш халыкларын колонизацияләүне күздә тоткан патша самодержавиясе телдә чыгытайчылыкны, госманчылыкны, фарсы – гарәпчелекне алга сөрә. Уку йортларында дәреслекләр, сүзлекләр төзү эшен дә шул максатларга юнәлдерә. Озак гасырлар дәвамында гарәп – фарсы мәдәнияте традицияләрендә тәрбияләнгән татар зыялыларына, татарның фәненә, әдәбиятына, теленә көчле йогынты басымыннан котылу шактый кыен иде. Галимнәребезнең кайберәүләре гомумтөркилекне, төрекчелекне яклады. Каюм Насыйри исә, телебезне гарәп, фарсы, госманлы, чыгытай теле элементлары белән кирәгеннән артык чуарлауга каршы булды. Милләтебезнең иҗтимагый һәм рухи яшәешен тәэмин итүче алтын багананы, аның мәдәни сулышын киңәйтүче төп хосусиятне бөек мәгърифәтче бетмәс-төкенмәс тел байлыгында күрде. Каюм Насыйри беренчеләрдән булып замандышларын чын асылларына – үз телләренә кайтырга өндәде.

Вакытлар, еллар үткән саен, Каюм Насыйриның тарихи урыны, халыкка күрсәткән хезмәте, фәнгә, мәдәнияткә керткән өлеше тагын да ачыла бара.

Каюм Насыйри – татар халыкның мәгълүм бер дәверендә җитешкән бөек кешесе. Ул татар мәгърифәтчеләре арасында иң күренеклесе һәм иң эшлеклесе. Ул татар телен, Бохара традицияләрендә тәрбияләнгән консерватив руханиларга хас булган читкә кагу, демократик милли культураның нигезләрен какшата, үз телендә укый – яза белми торып татарлар бервакытта да фән һәм мәдәният белән таныша алмаслар дигән фикердән чыгып эш иткән.

Татар теле белем бирү чарасы, әдәби – гыйльми тел булсын өчен аның нигезләрен эшкәртә, грамматик һәм лексик үзәнчелекләрен өйрәнергә кирәк иде. Менә шуңа күрә дә татар теле белеменә нигез салу эшенә беренчеләрдән булып Каюм Насыйри алына.

Каюм Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе аның тел белеме өлкәсендәге хезмәтләре – гаять киң һәм универсаль.

Каюм Насыйриның беренче басылып чыккан әсәре тел өлкәсенә карый. Бу – “Кыскача нәхү” китабы. Китап, русча өйрәнүче башка халыкларны күздә тотып, рус телендә язылган һәм “Краткая грамматика татарского языка” исемендә 1860 елда басылып чыкты. Шулай ук татарларга, беренче буларак, рус телен укытуны башлаган Насыйри русчаны үзләштерә буенча, рус китаплары төзеп бирә. “Кыйраәте рус” (1879), “Лөгате рус” – русча – татарча сүзлек (1892) төзи.

Тел өйрәнүнең ничә шартлары бар?

Иң элек, телнең аерым сүзләрен күп белергә кирәк.

Икенчедән, әгәр рус телен өйрәнмәкче булсаң, элек авазларның урыннарын бел.

Өченчедән, рус теленең морфологиясен һәм синтаксисын тәмам җиткереп, бик яхшы бел, чөнки ике юллык адрес яза башласаә да, ничә төрле кагыйдә белергә кирәк.

Дүртенчедән, рус теленең түбәндәге үзенчәлеге бар: рус телендә кушып ясалган сүзләр бик күп...

Күренгәнчә, К. Насыйри грамматиканы белүне дә кирәк санаган. Рус теленең грамматикасын төзеп, аны бастырган...” Нәмүнә яки Әнмүзәҗ”дән өзек: “ Билгеле булсын ки, рус теле грамматикасы хакында язылган бу әсәребез, беренче тәҗрибә буларак, гарәп теле синтаксисы төзелеше нигезендә корылды, ягъни Востоков һәм Тихомиров язган рус теле грамматикаларыннан һәм башкалардан тәрҗемә ителеп, гарәп синтаксисы тәртибенчә төзелде. Шушы метод белән, рус теле турында морфология һәм синтаксис кагыйдәләрен аңлатып бирүче тагын бер китап язармын әле дигән өметем бар. Бу әсәрем морфология һәм синтаксис укыган кешеләр өчен. Чөнки морфология һәм синтаксисны укымаган егетләрне рус теленең грамматикасына төшендерү бик авыр, моңа бик озак вакытлар кирәк”
“Нәмүнә яки Әнмүзәҗ” дигән китабыннан берничә мисал китерергә була. Бу китабын ул татарларга рус теле өйрәнү өчен төзегән. “ Нәмүнә” үз заманында- рус һәм татар телләренең шактый уңышлы төзелгән чагыштырмалы грамматикасы. Бу хезмәт үзе генә дә Насыйриның җитлеккән тел галиме булганлыгын күрсәтеп тора. Шуның белән бергә, аның нечкә методист һәм мастер укытучы булганлыгы да күренә.

“ Ләһҗәи татари”
“Ләһҗәи татари” да, Насыйри татар теленең идеологик инвентарьларын, ягъни мәгънә берәмлекләрен, сүз байлыгын җыйнап һәм тәртипкә салып бирә, хәтта күп кенә сүзләрнең этимологиясен дә ача.

Бу сүзлек ун меңгә якын сүзне, сүз тезмәләрен һәм фразеологияне эченә ала, анда аларга семантик-грамматик һәм этимологик аңлатмалар бирелә. Генетик яктан төрки- татар сүзләре сиксән процентка якын, егермедән артыграгы- гарәп, фарсы сүзләре. Сүзлек үзенә язма тел һәм сөйләмгә хас әдәби тел үрнәкләрен берләштерә, киң таралган тел байлыгын чагылдыра.

“Ләһҗаи татари” да сүзләрнең мәгънәләре төрле юллар белән аңлатыла. Монда сүзләрне синонимнары белән бирү белән бер рәттән, киңәйтелгән аңлатмалар да кулланыла.

Каюм Насыйри аңлатмалы сүзлегендә беренче мәртәбә телнең эчке мөмкинлекләреннән файданалуга, сүзләрнең семантикасына төп игътибар юнәлтә; сүзлектә бер үк сүзнең төрле мәгънәләре бирелә. Еш кына синонимик олыларда татар, гарәп, фарсы, рус сүзләрен берәмлекләрне теркәүгә аларның мәгънәсен аңлатуга гына кайтып калмый, әдәби телне үстерүдә дә зур урын тота.

«Краткая татарская грамматика изложенная в примерах»
Каюм Насыйри җөмләләрне өч төргә бүлә. Аңынча , хәбәре исем белән бирелсә, исем җөмлә, хәбәре фигыль белән бирелсә, фигыль җөмлә составында урын хәле булса, хәл җөмлә була. Моннан тыш К. Насыйри тиңдәш ияләре һәм тиңдәш хәбәрләре булган җөмләләрне аерым күрсәтә. Ул ике иярчен кисәк саный: аергыч һәм тәмамлык; аларның нинди сүзләр һәм формалар белән бирелүен җентекләп анализлый. Тәмамлык сүзләрне, бәйләнеш төренә карап, икегә бүлә: ияртүче сүзгә килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнгән тәмамлыклар, ияртүче сүзгә бәйлекләр аша буйсынган тәмамлыклар, ияртүче сүзгә бәйлекләр аша буйсынган тәмамлыклар.

К. Насыйри, кушма җөмлә эчендәге җөмләләрнең үзара бәйләнешен тикшереп, бәйләүче чаралар өч төрле була дип саный:

  • а) димәк ярдәмче фигыле,
  • б) хәл фигыль формалары,
  • в) теркәгечләр.

"Бу бүленештә әкренләп кушма җөмлә төзелешенә керә башлау сизелә, ләкин әле бу чорда татар теленең кушма җөмләләргә дә бай булуы ачылмаган була, шуңа күрә аларны классификацияләү дә фәнни югарылыкта тормый.

К. Насыйри татар телен яхшы тойганлыктан, синтаксис эчендә заман, төр, юнәлешләрне бик җентекләп өйрәнә, аларның модаль мәгънәләрен тикшерә, ия, тәмамлык, субъект, объект арасындагы мөнәсәбәтләргә фигыль юнәлешләренең тәэсирен күрсәтә.

“Әнмүзәҗ”

“Әнмүзәҗ” исемле хезмәте татар тел белеме тарихында аерым бер этапны тәшкил итә. Ул татар теленә һәрьяклап өйрәнүдә һәм тикшерүдә беренче тәҗрибә була. Анда XIX йөзнең яртысына караган татар халык сөйләм теле үрнәкләреннән бик бай материал тупланган һәм сакланган.

  1.  Авазлар һәм исемнәр;
  2.  Фигыльләр;
  3.  Хәрефләр;
  4.  Тәркиб вә тәсныйф кагыйдәләр ( сүзләрне бәйләү чаралары)

"
Морфология бүлегендә автор аңа кадәр татар теле белемендә кабул ителгән гарәп лингвистика терминологиясеннән файдалана. Сүз төркемнәрен К. Насыйри гарәп грамматикаларындагы схема буенча исем, фигыль, хәрефкә бүлә. Исем белән фигыль арасындагы аерманы шунда күрә: исем мөстәкыйль исемгә ия, ләкин вакытны белдерми, ә фигыль мөстәкыйль мәгънәгә ия һәм вакытны белдерә.

К. Насыйри хезмәтенең II бүлегендә татар телендә еш кулланылып йөртелгән 800-гә якын фигыль теркәлгән һәм аларның төрле фигыль юнәлеше формалары графага салып күрсәтелгән. Аларның кайберләре инде хәзер кулланылмыйлар.
Бу бүлектә, югарыда искәртелгәнчә, төп урын фигыль юнәлешләрен тикшерүгә багышлана. Каюм Насыйри аларны 5-кә бүлә:

  1.  төп юнәлеш
  2.  йөкләтү юнәлеш
  3.  уртаклык юнәлеше
  4.  төшем юнәлеше
  5.  кайтым юнәлеше  
Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 2.8 Mb
Количество скачиваний: 291
Просмотров: 537

Похожие материалы