Рабочая программа по татарскому языку 9 класс (дополнительный час)

Предмет: Другое
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Тел гыйлеменең аерым тармакларын өйрәнү барышында укучыларда шактый кыенлык тудыра торган төшенчәләр бар. Ул бигрәк тә фонетика бүлегендә авазларның ясалышы һәм әйтелеше, аларны классификацияләү, сингармонизм законы, авазларның позицион үзгәрешләре кебек мәсьәләләргә кагыла. Шулай ук сүз ясалышы,  авазларны язуда дөрес күрсәтү, кагыйдәләргә туры китереп язу да аерым укучыларга авыррак бирелә. Әлбәттә, дәресләрдә татар теленең  орфографиясен һәм пунктуациясен өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Татар орфографиясендә хәл ителеп бетмәгән, аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләр шактый, тыныш билгеләре куюда да кыен очраклар җитәрлек. Шул сәбәпле, бу төр дәресләрдә фонетиканың билгеләп үтелгән темаларын ныгыту, укучыларның язмаларында еш очрый торган хаталарны кисәтү һәм аларны бетерү юллары өстендә эш алып барылачак. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын күтәрүнең алымнары шактый. Телнең барлык факторларын да бер кагыйдә астына кертеп бетерергә мөмкин түгел. Шуңа күрә бу дәресләрдә орфографиядә  аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләрнең бер өлеше  карап үтеләчәк. Кагыйдәләрне өйрәнү, аларны истә калдыру һәм язмача күнегүләрдән тыш, бу программада, темаларны ныгыту максатыннан аерым очракларны анализлау, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен мөстәкыйль эшләр, тестлар, диктантлар үткәрү күз алдында тотыла. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, иҗади эшләр, грамматик уеннар да тәкъдим ителә. Дәресләрдә информацион технологияләр куллану, модельләштерү аша белемнәрне үзләштерү тагын да нәтиҗәлерәк булачак.

 

        Укучы, фонетиканың төп үзенчәлекләренә төшенү, орфографик кагыйдәләр, сүз ясалышы кебек татар теленең кыен очракларын өйрәнү нәтиҗәсендә, үз фикерләрен һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык,  грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 126 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 85

Похожие материалы