Рабочая программа по татарскому языку для 11 класса

Предмет: Другое
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда, аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игъти­бар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үсте­рү — укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Телдән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт туры-дан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәх­си үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул — укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; аларның, үз фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамматик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан уңышлы файдалана белүләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укыту­чыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укыту­чының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 27.74 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 67

Похожие материалы