Рабочая программа по татарскому языку и литературе для русскоязычных учащихся 4 класса.

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

4 нче сыйныфта белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Грамматик минимум

1.     Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләрен сөй­ләмдә куллану.

2.     Лексик темаларга караган сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәләрендә кулланырга өйрәтү.

3.    Боерык фигыльнең  барлык, юклык формалары.

4.     Кушма, парлы исемнәрне, мәгънәләрен аңлап, дөрес кулланырга ирешү.

5.     Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.

6.     Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрлә­нешен гамәли белүне ныгыту.

7.     Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле форманы сайлап кулла­нырга күнектерү.

8.     Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.

9.     Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп, дө­рес куллануга ирешү.

Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.

Орфоэпик һәм орфографик минимум

1.     Сузык һәм тартык авазлар. Татар теленең һзенчәлекле авазларын кабатлап тору.

2.     Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.

3.     Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү.

4.    Сингармонизм законының асылын гамәли белү.

5.     Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6.     Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә — күплек сан, килеш; фигыльләрдә — юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.

7.     Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8.     Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмне тыңлап, аралаша алуга ирешү;

Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм

Программада күрсәтелгән темалар буенча диалогта кат­нашу;

лексик тема буенча укытучының сорауларына җавап бирә һәм сораулар куя белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдала­нып, әңгәмә кору.

Монологик сойләм

Укылган өзек яисә караган рәсем буенча өйрәнелгән җөм­лә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үзләре белән булган хәлләр турында кечкенә хикәяләр төзеп сөй­ләүләрен оештыру.

Уку

Сәнгатьле укуга әзерләнә белү: эчтәлекне аңлау, сурәт­ләнгән күренешне ачык итеп күз алдына китерү, фраза һәм шигырь юлларының яңгырашын ишетү, ритмын отып алу, башкару максатын аңлау;

дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку;

укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.

Язу

Ел дәвамында терәк сүзләр белән хикәя язу күнекмәләрен камилләштерү;

укылган өзек яки караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя язу;

бәйрәмнәр белән котлап, котлау кәгазьләре язу;

сүзлек диктантлары язу.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшергәндә,

эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

  1. Тыңлап аңлау. -  1,5 - 2 минут;
  2. Диалогик сөйләм. -  6 (репликалар саны);
  3. Монологик сөйләм. -  7 ( фразалар саны);
  4. Уку. -  55-60 (сүзләр саны);
  5. Язу:

·         күчереп язу – 7-8 җөмлә;

·         сүзлек диктанты – 10-12 сүз;

·         диктант -  35-40 сүз;

·         изложение – 50-55 сүз;

·         сочинение – 7-8 җөмлә.

 

  Укыту – методик комплекты.

  1. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәләрдә татар теле укыту программасы: 1-4 сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Төз. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Ә.Г. Әхәтова. – Казан: Мәгариф, 2009.- 60 б.
  2. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2009.
  3. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә./ Р.З.Хәйдәрова.- Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2010.

 

Тематик планнаштыру.

 

Предмет   татар теле

Сыйныф    4    

Укытучы   Светлана Сергей кызы Пристанская

Сәгать саны:  барысы     102   ;   атнага          3     .

Укыту планы буенча:

Контроль эшләр        5 ;      Инша    1 ;     

Административ контроль  эшләр    1    .

Тематик планнаштыру.

 

Предмет   татар әдәбияты

Сыйныф     4     

Укытучы   Светлана Сергей кызы Пристанская

Сәгать саны:  барысы     68   ;   атнага         2     .

Инша    3

 

 

1.                  Муяссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзлехәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен методик кулланма). – Казан, 1998, -60 б., рәс.

2.                  Р.З. Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. – Яр Чаллы, 2010,-23б.

3.                  Айдарова С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку.- Казань, 1998,115 с. 

4.    История Лаишевского края. Составители: К.Н. Низаметдинов, И.Х. Халиуллин. – Из-во “Чувашия”, г.Чебоксары, 1997,-260 с.

 

 

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 100.77 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 96

Похожие материалы