Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Бу чара 8 март бәйрәменә багышлап мәктәп күләмендә, 1-11 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Бәйрәмгә биш гаиләдән икешәр кыз бала үстерүче әниләр, үзләренең кызлары белән чакырылды. Һәр гаиләгә алдан өй эше итеп берәр концерт номеры әзерләргә һәм үзләренең яраткан ризыкларын әзерләп алып килергә кушылган иде.  Бәйрәм барышында алар төрле өлкә буенча үзара көч сынаштылар. Өйдәге хуҗалык эшләре буенча да, җыр өлкәсендә дә, сорауларга  җавап биргәндә дә сынатмадылар.    Бәйрәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.     Катнашучылардан бер гаилә - Афанасьева Нина үзенең кызлары белән милли киемнәрдән киенеп килгән иде. Безнең  мәктәптә укучыларның күпчелеге керәшен татарлары. Алар керәшен халкының милли җырларын җырладылар һәм милли ризыгын тәкъдим иттеләр.  Бәйрәмгә нәтиҗә ясаган вакытта һәр гаилә аерым номинация буенча бүләкләнде. «Музыкаль гаилә», «Уңган гаилә», «Тапкыр гаилә», «Тамашачылар күңелен яулаган гаилә», «Талантлы гаилә» . Һәр гаиләгә мәктәп администрациясе тарафыннан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.     Соңыннан бәйрәм,  барлык катнашучылар белән  табын артында чәй эчү белән дәвам итте.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 523.5 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 116

Похожие материалы