Разработка урока по татарскому языку в 1 классе по теме: “Шәхси гигиена кагыйдәләре”
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Закирова Лейсан Магсумовна
|
Беренче тукталыш - “Серле капчык”.
Минем кулымдаике серле капчык. Анда нәрсә барлыгын без белмибез. Капитаннар, капчыкларны алыгыз, командадагы өч иптәшегезгә капчыктан бер предмет бирегез.
(Бер капчыкка сабын, тарак, теш щёткасы салынган, икенчесенә - теш пастасы, сөлге, кулъяулык)
Бу нинди предметлар? (Шәхси гигиена предметлары). Үз предметыгызны тасвирлагыз. Сезнең шәхси гигиена предметыгыз нинди?
Бу этапта сыйфатларны күбрәк кулланган команда җиңә.
Икенче тукталыш – “Нәрсә җитми?.
Һәр команда өстәлендә төрле предметлар салынган тартма бар. Тартмадагы предметларны карагыз. Шәхси гигиена турында сөйләү өчен нинди предмет җитми? (Бер тартамага теш пастасы салынмаган, икенчесенә - теш пастасы)
Өченче тукталыш - “Сүзләрне өйләренә урнаштыр”.
Балалар, бу предметлар белән без нишлибез? (юынабыз, теш чистартабыз, сөртенәбез) Бу этап-эстафета. Командалар, такта янына ике рәткә тезелегез. Сезгә гигиена кагыйдәләрен белдергән сүзләрне “Мин”, “Син” исемле өйләргә урнаштырырга кирәк. Өстәлдән берешәр карточка алып өйләр астында беркетегез. Сүзләрне тиз һәм дөрес урнаштырган команда җиңә. (: Беренче өстәлдәге карточкаларда сүзләр: теш чистартам, бит сөртәсең, чәч тарыйм, кул юасың, борын сөртә. Икенчесендә: бит юасың, чәч тарыйсың, теш чистарта, кул сөртәм, борын сөртәм)
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 37.5 Kb |
Количество скачиваний: | 14 |