Реферат на тему "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ОБРАЗЫ СӘНГАТЬТӘ"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:



Укучы чыгышы ( тезис)

  Исемнәре һәм иҗатлары үз халкының тарихыннан аерылгысыз кешеләр бар. Алар иҗат иткән җәүһәрләр балачактан ук кешенең күңеленә керә һәм бөтен гомере буена аның юлдашы була. Аларның мирасы бер милләт байлыгы булып кына калмый, бик күп халыкларнын, уртак хәзинәсенә әверелә. Халкыбызның бөек- шагыйре Габдулла Тукай—әнә шундый классикларның берсе. Ул халкыбызның иҗат даһилыгын мәңгеләштереп калдырды, үз заманының иң зур һәм җитди   мәсьәләләренә   җавап   бирде.

“Уянгач беренче эшем”дигән мәкаләсендә, «Килер шундый заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле, дигән иде.

— Әйе, шагыйрьнең бу фикерләре тормышка ашты. Тукай иҗатын өйрәнү-тикшерү хәзерге вакытта яңа баскычка күтәрелде. Бу өлкәдә әдәбият галимнәре, язучы һәм тәнкыйтьчеләр үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

     Татар әдәбияты тарихында гаять зур урын тоткан бөек Тукай, заманнар узу бе­лән, үзе дә әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә килеп керде. Әдипләребез һәм шагыйрьләребез, художникларыбыз, композиторларыбызның бөек Тукайның күркәм образын чагылдырган берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләре дөнья күрде. Тукай образы язучыларны драма әсәрләре иҗат итүгә дә рухландырган. Бу юнәлештә эшләүчеләрдән беренче буларак, Ә. Фәйзи 1938 нче елда Тукайны дра­ма жанрында чагылдырды.   Сәхнәдә Тукай ролен башкаручыларның берсе — СССРның халык артисты Габдулла Шамуков булды.

 Сөекле шагыйребез әсәрләренә композиторларыбыз да еш мөрәҗәгать итә. Музыкада бу теманы үзенең «Тукай мар­шы» белән композитор Заһидулла Ярул­лин башлап җибәрде.

 Рәсем сәнгатендә Г. Тукай образын иҗат  итүгә художниклар, скульпторлар да зур өлеш керттеләр. Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Тукай» картинасында чиста, матур өй тасвирланган. Чынаяклар куелган поднос, ашъяулыкка төрелгән ипи, катык савыты, түшәк-ястыклар, бәрәңгедән  ясалган   уенчыклар.    Габдулла утырган сәке — болар барысы да ул яшәгән

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 44.38 Kb
Количество скачиваний: 32
Просмотров: 119

Похожие материалы