Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологизмнарны чагыштырып өйрәтү системасы
Предмет:
История
Категория материала:
Другие методич. материалы
Автор:
Газизуллина Зульфия Альфредовна
Здесь была ссылка на работу Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологизмнарны чагыштырып өйрәтү системасы автора Газизуллина Зульфия Альфредовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Фразеологик әйтелмәләрдә үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсир итү нәтиҗәсендә телләрнең үсеше бигрәк тә нык чагылыш таба[1]. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә, аеруча рус теленең татар теленә бу мәсьәләдә уңай йогынтысы зур. Безнең телдә милләтләр аралашу теле йогынтысында ясалган бик күп фразеологизмнар кулланылышта йөри. Шул исәптән, төрле халыкларның сәнгатьле фикерләвендә дә гомуми сыйфатлар күп. Тотрыклы әйләнмәләрнең иң зур күпчелеге сүзтезмәләрнең, җөмләләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән[2]. Дәресләрдә рус телле балаларны татар теленең фразеологик байлыгы белән таныштыру, сөйләм телендә, гамәлдә кулланырга, башка тел күренешләреннән аера белергә өйрәтү, аларның актив фразеологик запасын баету мөһим проблемаларның берсе булып тора. Моның белән беррәттән укучыларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен үстерү дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Үзләштерелгән лексик берәмлекләрдән файдаланып, үз фикерләрен татарча дөрес һәм аңлаешлы итеп белдерергә, сөйләмне логик яктан эзлекле белергә тиешләр. Шулай итеп, рус телле балаларга татар телен өйрәтү, аларның лексик-грамматик белемнәрен тирәнәйтү актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Шушы методик мәсьәләләрне күздә тотып, фәнни эшнең темасы сайланды һәм максатлары билгеләнде. Фәнни эшебезнең төп максаты рус телле рус балаларга фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү системасын күрсәтү. Куелган максатка ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны күз алдында тоттык: 1) фразеологиягә багышланган фәнни-методик хезмәтләргә күзәтү ясау; 2) татар һәм рус телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү ысулларын тикшерү; 3) фразеологизмнарны үзләштерү, дәресләрдә тикшерү алымнарын тәкъдим итү. Фәнни эш керештән, 2 бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән ,кушымтадан гыйбарәт. Беренче бүлектә тел тармагы буларак фразеология, аның үсеше һәм фразеологик берәмлекләрне төркемләүгә күзәтү ясала. Икенче бүлектә фразеологиягә өйрәтү максатлары азсызыклана, һәм фразеологик берәмлекләрне үзләштерүне тикшерү алымнары тәкъдим ителә. Фәнни эшне язу дәверендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: 1. Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә, гомуми белем мәктәпләрендә, урта һәм маүсус уку йортларында бертигез күләмдә өйрәнелә. 2. Мәктәптә татар телен укытуның төп максаты – укучыларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен үстерү, ягъни телне гамәли үзләштереп, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү. 3. Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Ул кеше сөйләмен баетуда, үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, художествалы әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда әһәмиятле роль уйный. Шуңа күрә мәктәптә укучыларга татар телен өйрәтүне, аларның сөйләм культурасын үстерәне фразеологик әйтелмәләрдән тыш күзалдына китерүе авыр. 4. Фразеологик берәмлекләр коммуникатив вазифа башкарудан тыш эстетик бурыч та үтиләр. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәтәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның фикере кешеләргә шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм күркәмрәк булып ирешә. 5. Укучылар татар теленең фразеологик берәмлекләре белән танышырга, аларны танып белергә, сөйләмдә урынлы куллана белергә тиешләр. [1] Гадиева А. Рус һәм татар теле дәресләрендә фразеологик әйтелмәләр// Мәгариф, 2000, №10─Б.30. [2] Шунда ук.–Б.31.
Тип материала:
Документ Microsoft Word (doc)
Размер:
89 Kb
Количество скачиваний:
7
Просмотров: 123
Похожие материалы
Учебно-методические пособия и материалы для учителей , 2015-2023
Все материалы взяты из открытых источников сети Интернет. Все права принадлежат авторам материалов.
По вопросам работы сайта обращайтесь через форму обратной связи .
Политика Конфиденциальности сайта uroki.me