Сабантуй бәйрәме
Предмет:
|
Классному руководителю
|
Категория материала:
|
Конспекты
|
Автор:
|
Зарипова Гульсина Галимулловна
|
Здесь была ссылка на работу Сабантуй бәйрәме автора Зарипова Гульсина Галимулловна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Сабантуй бәйрәм Бүгенге көндә безнең бурыч – укучыларда милли үзаң, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү. Һәр елны, укулар тәмамлангач, 1 июнь –Балаларны яклау көнендә без балалар сабантуе үткәрәбез. Укучылар бәйрәмен зур Сабантуйларның кече туганы дисәк тә була. Бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан башлана. Чигүле сөлгеләр бәйләгән колгалар тотып,авыл буйлап бүләк җыела. Сабан туе буласы көнне мәйданчык бизәлә: төрле төстәге шарлар, чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар эленә. Татар музыкасы яңгырый. Алып баручы. Бүген бездә Сабантуй- Эшләреңнең барын куй! Тизрәк йөгер мәйданга, Бәйрәм башлана анда. 1 нче укучы Шатлыклар - күңелебездә. Ал кояш күгебездә. Килегез, дуслар,кунакка Сабантуй бүген бездә. 2 нче укучы. Күңелле Сабантуйлары Бүген бәйрәм, зур бәйрәм. Матур җырлар җырлый-җырлый Уйныйбыз әйлән –бәйлән. (Шүрәле белән Су анасы килә.) Су анасы: Исәнмесез, балалар!Хәлләрегез ничек? Шүрәле: Исәнмесез,балалар! Без үтеп барганда сезнең матур итеп шигырь сөйләгәнегезне, җырларыгызны ишеттек. Су анасы: Безнең сезгә кунакка киләсебез килде. Ә бүген сездә нинди бәйрәм? Балалар: Сабантуй бәйрәме. Рәхим итегез! Шүрәле: Бигрәк озын кулларым, Күзләрем йөреп тора. Килеш -килбәтемне күргәч, Көләсең килеп тора. Мин Шүрәле, Шүрәле, Чакыргач килдем әле. Онытып үпкәләрне, Көлдереп алыйм әле. Балалар җырлый. Ачуланган, турсайган Шүрәлене күр әле. Онытып килгән инде, Былтыргы үпкәләрне. Әй, Шүрәле, Шүрәле, Безнең яңга кил әле. Син яхшы бит, Син әйбәт бит, Бергәләп уйныйк әле. “Сабан туе” җыры яңгырый.(М.Садри шигыре. Халык көе.) 1 нче укучы. Җилферди чиккән сөлгеләр, Бүләкләр күбебездә! Көрәшик тә, узышыйк та, Сабантуй бүген бездә! 2 нче укучы. Сабан туенда уеннар Төрле була, күп була. Уеннарсыз Сабан туе Булмаган да күк була. “Таяк тартышу” уены. 1 нче укучы. Кемнәр өлгер, кем җитез- Минем янга килегез. Әйдә, карыйк ярышып- Капчык киеп чабышып. “ Капчык киеп йөгерү” уены. Алып баручы. Ерак китә алмыйлар Капчыктагы балалар. Аптырагач траклап та, Мүкәләп тә карыйлар. (Көлә-көлә кул чабалар.) 2 нче укучы. (Чүлмәк ватарга таяк тотып чыга.) Мактана дип уйламагыз, Мин урынлы мактанам. Чөнки менә бу чүлмәкне Күрмичә дә ваталам. “Чүлмәк вату” уены. 1 нче укучы. Батыр калу өчен әле Миңа бераз иртәрәк. Тик шулай да Сабан туен Үзем башлап җибәрәм. -Я кем белән көрәшәбез? (Кулында сөлге.) 2 нче укучы. Сабан туе, сабан туе! Шундый кызык, күңелле. Ник чыкмаска көрәшергә Мин соң егет түгелме? 1 нче укучы. Егылсам да исем китми, Булыр еккан чаклар да. Бүген бәйрәм – Сабан туе Безнең туган якларда. “Көрәш” башлана. Алып баручы. (Күкәй салган кашыклар тоткан.) Кашык кабып йөгерәм дип, Мактанырга ашыкма. Ә син менә йөгереп бак Күкәй салып кашыкка. “Күкәй салган кашыкны авызга кабып йөгерү” уены. (2 бала узышалар, башкалар көч биреп торалар.) Алып баручы. Шунда бер җиргә тагын Стан куйганнар кагып, Шул станга ике малай Утырганнар атланып. “ Капчыкбелән бәрешү” уены. 1 нче укучы. Кулга тотканнар асып, Салам тутырган капчык, Капчык белән чиратлашып, Бәрешәләр “шап” та “шоп”. 2 нче укучы. Берсе бик дәү- фил хәтле, Берсе безнең Вил хәтле. Вил хәтлесе фил хәтлесен Бәрде екты бик каты. ( Мәйдан гүли.) Алып баручы. Колга башына кем менә? (Колга башында - уенчык әтәч.) “Колга башына менү” уены 1 нче укучы. Р .Миңнуллиның “Сабантуйда” шигырен сөйли. Алып баручы. Уйнап тора музыка, Зур мәйдан шау-гөр килә. Җырлыйлар да, бииләр дә, Төрлесе төрле көйгә. 2 нче укучы. Алсу гөлләргә күмелгән Безнең тирә-як. Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл Безнең балачак. “ Бәхетле балачак” җыры башкарыла. 1 нче укучы. Тыпыр-тыпыр тыпырдашып Бергә басаек әле; Уйнап-көлеп, җырлап-биеп Күңел ачаек әле. (Барысы бергә бииләр. ) 2 нче укучы. Без уйныйбыз, уйныйбыз, Якты көннән туймыйбыз. Сабан туе гөрләп торсын, Биибез дә җырлыйбыз. “Чат-чат” җыры бию белән башкарыла. (Р. Гатауллин музыкасы, халык сүзләре.) 2 нче укучы. Шатланып уйныйк та, көлик без. Күмәкләп җырлыйк та , биик без. Әнкәйдәй кадерләп үстергән илкәйгә “Зур рәхмәт! Зур рәхмәт!”-диик без. “ Мин яратам сине, Татарстан” җыры башкарыла.(Р.Рәкыйпов шигыре. Р. Андреев көе.) Уеннар, ярышлар дәвам итә, бүләкләр тапшырыла. Бәйрәм татар халкының “Матур булсын” җыры белән тәмамлананә, кошлар тавышы язылган ,магнитофон тасмасы куела ).
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (doc)
|
Размер:
|
62.5 Kb
|
Количество скачиваний:
|
17
|
Просмотров: 154
Похожие материалы