Сценарий мероприятия по теме "Исән-имин йөрим дисәң, бел син юл кагыйдәсен!"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Зал шыгрым тулы. Сүлпән генә ут яна. Кичәгә багышланган презентацион материалның титул бите ачык. Сәхнә юл кагыйдәләрен белдерүче билгеләр белән бизәлгән.

“Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да” җыры астында, сыер сава торган чиләкләрен шалтырата-шалтырата, сәхнәгә Маһинур әби килеп керә (абына-сөртенә атлый, өстендә гади сыер саварга кия торган халат, башында яшел яулык, аягында кәлүш, чалбар кигән).

Маһинур әби. И-и-и-и-и, картлык дигәннәре.... Бахыркайларым көтәдер үземне, и-и-и-и-и... тизрәк барып савыйм инде, көтүгә чыгарыр вакыт җитеп килә бит...

Сәхнәдә беренче алып баручы (өстендә искиткеч матур күлмәк, чәче матур итеп куелган, кулында зәңгәр папка) күренә, бер генә дә кәефе юк, ул хәтта әбине дә күрмичә, аңа килеп төртелә.

1 а.б. Әй, Маһинур әбекәйгенәм, зинһар ачуланма, күрмәдем бит...

Маһинур әби. Нәрсә кеше күрмәс дәрәҗәгә җиттеңмениинде, башыңа бер-бер кайгы төшмәгәндер бит?!

1а.б. Юуук, башка түзәр чамам калмады, тиздән концертны башларга кирәк, ә Рифат һаман күренми, бер дә алай эшләми иде, әллә берәр бәлагә юлыктымы икән?! (Арлы-бирле йөри башлый).

Маһинур әби. Балам, теге матур сумка тотып, көяз генә басып йөрүче, оста телле егетебезне әйтәсеңме син?! Әнә тегендә, Карга Галиләре урамында ак Ләчәттәе белән басып тора иде. Теге иниспиктырлар авылга килгәннәр бит, тикшерү бара ди...

1а.б. Әәәә менә эш нәрсәдә икән....

“Машинамда очам гына,

Канатлар да кирәкми” (Салават Фәтхетдинов репертуарыннан) җыры астында сәхнәгә икенче алып баручы килеп керә.

2а.б. Эхехехейййй!!! Ну сезнее! (килгән ягына борылып, йодрык селки). Тагын ике мең тәңкә штраф суктылар бит! Әстәгъфирулла !!!

1а.б. (аптырап) Нәрсә булды? Нидән зарланасың?!

2а.б. Шәһәргә барсаң, анда чат саен, инде авылга да килеп җиткәннәр!

1.а.б. Туктале, Рифат, син аларны гаепләргә ашыкма, эшләре шул бит, безнең сәламәтлекөчен борчылалар һәм, гомумән, бер дә юкка гына штраф салмаганнардыр бит?!

2.а.б. Тизлегемне арттырган идем, нәрсә булган инде, авыл җире, ярамаган ди...

1а.б. Эх, син, Рифат дустым!.. Сине күндереп булмас инде! (Залга мөрәҗәгать итеп) балалар, бәлки миңа сез ярдәм итәрсез?! Әйтегез әле, Рифат абыегыз дөрес эшләгәнме? Әгәр юк икән, аңа туры юлга басарга ярдәм итәбезме?

Залдан фикерләр тыңлана (алар төрле булырга мөмкин. Мәсәлән: әйе, алай тизлекне арттырып йөрергә ярамый һ.б. Иң мөһиме, алып баручы бу фикерләрне йомгаклап, дөрес нәтиҗә чыгара белергә тиеш).

2 а.б. Аңлый төшәм бугай. (Кинәт, нидер исенә төшкәндәй башын кашып куя). Алып баручы кыз янына барып (пышылдап, ләкин шул ук вакытта залга ишетелерлек итеп):

Алия, карале, залга күпме халык җыелган, ә без исәнләшмәдек тә!

1а.б. Рифат, чыннан да! Тик хаталарны төзәтергә беркайчан да соң түгел.

Алып баручылар өчен махсус татар халык көе яңгырый.

1а.б. Исәнмесез, якын дуслар!

Исәнмесез, кунаклар!

Сезнең өчен бүген әзер

Табышмаклар, такмаклар!

2а.б.Бер дә моңсу булмас Сезгә,

Бик күп белем тупларсыз.

Кайбер эшләрне тәнкыйтьләп

Кирәкләрен хупларсыз!

1а.б. Исәнмесез, кадерле яшь белгечләребез! Сезне шушы якты залларда күрүебезгә бик шатбыз!

Икенче алып баручы тирә-якка карап, аптырап кала.

2а.б. Карале. Алия, нишләп монда шулхәтле нәрсәләр элдегез?!

1а.б. Юл кагыйдәләрен искә төшерү һәм онытмас өчен...

2а.б. (бераз кыланыбрак) Әйе, бу балаларның яртысы бу билгеләрне белмиләрдер дә әле.

1а.б. Нишләп белмәсеннәр?! Дусларым, әйдәгез, Рифатка киресен исбатлыйк әле!

Залбелән эшлиләр. Беренче алып баручы указка белән юл билгеләре рәсемнәренә күрсәтә (кем иң күп җавап бирә, шуңа - бүләк, ә кемнәр җавап әйтә алмый, ахырдан аларга юл кагыйдәләре язылган битләр (листовки) таратыла).

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 30.18 Kb
Количество скачиваний: 3
Просмотров: 83

Похожие материалы