Сезнең иҗат - үзе батырлык.

Предмет: История
Категория материала: Конспекты
Автор:

 

Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен билгеләп үтү уңаеннан әзерләгән әдәби- музыкаль кичә эшкәртмәсе.        

 

               “Сезнең  иҗат -үзе  батырлык!”

 

    

 

5-6 сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан фронтовик язучы-шагыйрьләрне искә алу өчен оештырыла

Җиһазлау:Язучы һәм шагыйрьләрнең портретлары, җыентыклары, фонограмма, слайтта Н.Островский сүзләре,интерактив такта.

 

 Максат:

1.Әдәбия материал  аша укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү.

2.Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле фронтовик әдипләребез иҗатын өйрәнү, аларның батырлыгына соклану,  горурлану.

3.Әсәрләрне аңлау һәм югары сәнгатьлелек дәрәҗәсендә сөйләү.

4.Өлкән сыйныф укучылары белән презентацияләр әзерләү.

 

Кереш сүз.

 

 ( “Солдатлар”җырының көе яңгырый)

 

                6нчы сыйныф укучылары чыгышы

 

1 нче укучы.

Таң җилләре арыш башларыннан

Чык бөртеген коеп искәндә,

Тыныч күңел белән колхозчылар

Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,

Илебезнең армас эшчеләре

Төнге сменадан кайтканда,

Кара диңгез өстен таң нурлары

Ал яктылык белән япканда,-

Фашист пиратлары илебезнең

Гадел тынычлыгын боздылар.

 

2нче укучы.

Завод морҗаларын алсулатып

Аткан чакта сызылып алсу таң,

Көндәгечә тыныч хезмәт белән

Шаулаганда безнең киң Ватан,

Көндәгечә колхоз кырларында

Башланганда шундый кызу эш,

Котырган эт- Гитлер безгә каршы

Сугыш ачты.

 

 3нче укучы. 

   Бөтен ил халкы, бер булып, дошманга каршы күтәрелде. Татарлар бу изге көрәшнең алгы сафында булды.

                    Сугышка, иптәшләр, сугышка!

                    Халыклар, басыгыз сафларга!

                   Бөтен  ил бер булып чыгабыз

                   Ватанны дошманнан  сакларга!

 

4нче укучы    Һәр солдат кебек, язучылар да Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булды. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде.

 

5нче укучы.   Барлык милләт язучылары радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар,пъессалар, сценарийлар яздылар. Фронтта һәм тылда, көрәшнең алгы сафында булдылар.

 Һәркөнне алып барылган бу эш безнең күп язучыларыбызның иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде

6 нчы укучы.   Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды, сүз-артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады; һәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты.

Сүз - батыр илнең һәр карыш җире өчен канны да, җанны да кыз-ганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр булырга өндәде.

 

7 нче укучы.  Бөек Ватан сугышы елларында татар язучылары, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, дошманга каршы көрәште, башка милләт әдипләре кебек үк, немец басып алучыларына каршы көрәштә кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар  күрсәтте. Киләчәккә әсәрләр, яңа образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте.

8нче укучы.  ,,Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм һәм корал тоткан килеш, данлыклы кызыл Армия сафына кушылырбыз һәм барлык энергиябез, белемебез һәм талантыбыз белән Бөек Ватаныбыз өчен томышыбызны да кызганмыйа көрәшербез,-” дип язды шагыйрь Ф. Кәрим

9нчы укучы. .Татар әдипләрен һәр җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында һәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга  мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды.

                Солдат булып кулга корал алдым,

                 Куркынычта илем язмышы -

                 Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым,

                 Һәр кайгыдан авыр һәм ачы.

1нче укучы.

Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,

Сүз йөрәккә ялкын үткәрә,

Сүз киптерә төп башына терәп,

Сүз меңнәрне яуга күтәрә.

2нче укучы.

Сүз кешене әйдәп алдан йөри,

Сызгандыра салмак беләкне,

Сүз күңелдә очкын булып күйри,

Сүз арыслан итә йөрәкне.

3нче укучы.

Сүз уйларны кайрый кайрак кебек,

Сүз сафларны ипли корычтай,

Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,

Сүз дошманны кисә кылычтай.

Шагыйрьнең сугыш елларында иҗат иткән әсәрләре, шигырь юлларының тирән мәгънәгә ия булган тылсымлы сүзләре - җиңүгә ышаныч уятты, рухны күтәрде. Һәрбер совет кешесе зур өмет белән яшәде.

 

                  5 нче сыйныф укучыларының чыгышы.

 

1 нче укучы.  Әмирхан Еники исемен без беренче тапкыр 4нче сыйныфта укыган вакытта, ,,Матурлык” хикәясе белән танышкач ишеткән идек. Үз әнисен сөя, ярата, хөрмәтли белгән бала турында сөйләүче язучы итеп истә калдырдык. Ә бүген без Ә. Еники Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт иткәнен беләбез. Ул дәһшәтле сугыш шартларында гади совет кешесенең рухи чыдамлыгы, тыйнаклыгы, юлындагы авырлык - кыенлыкларны батырлык белән кичерүче образлар тудырган язучы. Әмирхан Еники сугыш елларында үзен чын язучы итеп таныта, гүзәл әсәрләр иҗат итә.

,,Бала”, ,,Ана һәм кыз” , ,,Бер генә сәгатькә”, ,,Ялгыз каз” , ,,Мәк чәчәге” , ,,Кунакчыл дошман”, ,,Тауларга карап” , ,,Кем җырлады?” хикәяләре аша үз геройларының эчке дөньясын тәэсирле  итеп ачуга ирешә.

 

2нче укучы.,,Бала” хикәясеннән өзек укыла.

(Әдәбият 5класс 187 бит)

Интерактив тактада автор һәм әсәре буенча слайдлар күрсәтелә бара

 

3нче укучы.Әмирхан Еникинең әдәби иҗаты хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл байрагы һәм ,,Почёт билгесе” орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа ,,Юлчы” исеме белән чыккан  хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган ,,Повести и рассказы” китабы өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Ә. Еники тыныч тормышта яшәп, гүзәл әсәрләр иҗат итеп , 91 яшендә вафат булды.

 

4нче укучы.  Абдулла Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр - әкиятләр. Ул егермедән артык әкият иҗат итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдулла Алиш 1941елның июль аенда фронка китә. Солдат -радист булып Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. 1942 елда фашистлар аны Чехославаниянең Сандау шәһәренә озаталар. Ахырда ул Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда Муса Җәлил белән очраша, көрәштәшләре белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый. 1943 нче елның августында, оешманың эше ачыла, Абдулла Алиш һәм җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 25 августында 12сәгать 12минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинода җәзалап үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек үк, туган халкы белән киләчәккә горур атлап бара.

   Аның әкиятләрен балалар яратып укыйлар, яхшылык һәм яманлык, эшлеклелек ялкаулык кебек сыйфатларны оста күрсәтүен, күрәләр. Ул сер саклау, кешелеклелек турында уйландырган әкиятләр иҗат итеп, оста тәрбияче булып тора.

 

5нче укучы  ,,Нечкәбил” әкиятеннән өзек.(Әдәбият 5 класс 61 бит)

Интерактив тактада Алиш әкиятләре буенча презентация күрсәтелә.

 

6нчы укучы.Бөек Ватан сугышы башлану белән, Гадел Кутуй үзенең язучылык сәләтен дошманны җиңү өчен көрәшкә багышлый. Ул патриотик шигырьләр, публицистик мәкаләләр , хикәяләр яза. 1942 нче елның июнендә үзе дә фронтка китә, Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасында хезмәт итә, аны ,,Батырлыгы өчен”, ,,Сталинградны саклау өчен” медальләре белән бүләклиләр. 1944 елда Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач, балалар өчен без яратып укыган  “Рөстәм маҗаралары” исемле повестен яза.

 1944елда Гадел Кутуй беренче Белорусия фронтында чыга торган ,,Кызыл Армия” газетасы редакциясенә күчерелә. Шушы чорда әдипнең  совет солдатының изге хисләрен сәнгатьчә югарылыкка яңгыраткан ,,Сагыну” нәсере иҗат ителә

 

7нче укучы ,,Сагыну” нәсерен яттан сөйләү.

 Интерактив тактада  туган җир турында презентация күрсәтелә.

 

8нче укучы.1945 нче елның язында, Гадел Кутуй сәламәтлеге начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 15июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була. Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар.

 

9нчы укучы.Татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле, патриот шагыйрь -Фатих Кәрим. Шагыйрьнең таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла.

Армиягә ул1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945елның  февраленә кадәр  алгы сызыкта була. Солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү ягыннан алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан юл уза. Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1941-1945 еллар арасында ул 9 поэма, 2 повесть, бер драма әсәре, йөздән артык шигырь яза.

Фатих Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин сугыш чынбарлыгының дәһшәтле,,үлем уены”-нәкъ 65 ел элек, 1945елның 19 февралендә аның гомерен өзә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калган була. Фатих Кәрим бик җаваплы бер сугышчан бурычны үтәгәндә батырларча һәлак була.

  10нчы укучы. Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Калининград шәһәре янында күмелә. Соңыннан , 1955 елда, Победа исемле авыл паркына туганнар каберлегенә күчерелә. Сугыштагы батырлыгы өчен Ф. Кәрим, үлгәннән соң, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.  2009елның 9 январендә аңа 100 яшь тулды. Аңа булган хөрмәтебезне күрсәтеп, зур горурлык хисе кичереп , шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнәбез

 

1нче укучы.,,Кереш җыр”

 

2нче укучы.,,Кыр казы”

                  ,,Ватаным өчен”(Язмада тыңланыла)

4нче укучы.,,Ант”

5нче укучы.,,Җиңү җыры”

 

 6 нче укучы. ,,Муса Җәлил! Бу ике сүздә поэзия һәм ирләрчә батырлык чагыла. Муса Җәлил! Исән чагымда, йөрәгем типкән чакта, мин бу ике сүзне кабатлаудан туктамаячакмын”,-ди рус шагыйре      С.Щипачёв. (Укучылар чыгышы презентация белән үрелеп бара)

  

  7нче укучы.Белорус шагыйре Петрусь Бровка болай дип язды:,,Шагыйрь җиңүгә ышанды, һәм ул җиңү көне килде. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән күп санлы геройлар арасында М. Җәлил исеме сүнмәс йолдыз булып һәрвакыт янар.”

 

8 нче укучы.  Һәр ел саен җәмәгатьчелек зур хөрмәт белән илебез күгендә мәңге балкучы кояш булып кабынган герой-шагыйрь Муса  Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә.

    1906 елның 15 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килә ул. 38 яшендә, Плетцензее төрмәсендә гомере киселә. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, дәүләткә каршы җимерү эше алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. 25 нче август көнне 11 җәлилченең  гомере өзелә.

 

9нче укучы.  1956нчы елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән М. Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Әсирлектә тудырган бөтен дөньяга мәшһүр ,,Моабит дәфтәрләре “ 1957нче елда Ленин премиясенә лаек булды. ,,Моабит дәфтәрләре”- Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Ул шигырьләр шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты, бик күп телләргә тәрҗемә ителеп басылды.

 

10нче укучы.,,Җырларым”

1нчы укучы,,Ышанма”

2нче укучы. ,,Бер үгет”

3 нче укучы,,Тик булса иде ирек”

4нчы укучы. ,,Дару”

 

Әдәби кичәне йомгаклау.

5нче укучы.

Кайвакыт күптөрле уйлардан йөрисең...

Килә бер җир буйлап кычкырып йөрисем:

Басуда арышлар, бакчада әнисләр

Өлгерде, торыгыз, торыгыз,

Җәлилләр, Алишлар.

6нче укучы

Туган илне, дусларыңны җуеп

Алга бардың кырып дошманны,

Күз яшеңне кайчак йота-йота

Уйладың син тугры дусларны.

 

       Фашистларның йөзенә төкерә алдың,

       Көрәш тынмас алар бетмичә,

       Зур бәрелештә җиңдең,

       Илеңә дә, дустыңа да хыянәт итмичә.

7нче укучы

Кайвакыт исним дә

Чәчәкле җил исен

Килә бер җир буйлап

Кычкырып йөрисем:

Чәчәкләр үсәләр, көн саен тормышта

Сез кирәк, торыгыз,

Кәримнәр, Алишлар, Мусалар!

 8нче укучы.

Кешенең иң кадерле нәрсәсе-аның гомере. Гомер аңа бары бер генә тапкыр бирелә һәм аны мәънәсез үткән еллар өчен газапланмаслык итеп, ваклык белән үткән көннәр өчен хурлык утында янмаслык итеп үткәрергә кирәк. Үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң изге нәрсәгә - кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын.

(Н. Островский)

 

,, Салют сиңа Муса Җәлил” җыры яңгырый.

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 54 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 119

Похожие материалы