Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе, миһербанлыкка багышланган. Монда шигырьлэр, мэкальлэр урын алган.Максат: Сөйләм телен үстерү; Укучыларда кешелеклелек, изгелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; Халык авыз иҗаты аша әхлак тәрбиясе бирү; Үзендә әхлак сыйфатлары туплаган шәхес тәрбияләү. Җиһазлау: Р.Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре”, В.Казыйханов “Әхлак дәресләре”, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин “Бәхетлеләрнең серләре”. Предметара бәйләнеш: музыка Техник чаралар: мультипроектор.Автор. Минем сезгә бер риваять сөйләп үтәсем килә. Көннәрдән-беркөнне әти кеше улына бер капчык кадак алып кайтып бирә. Малай аптырашта кала, чөнки гомерендә бер тапкыр да кадак какканы булмый. Әтисе улын чакырып ала. Ата. Соңгы араларда холкың бик үзгәрде, улым, гел кычкырасың, каршы әйтәсең. Болай сөйләшәбез, ачуың килде исә, бакча ягына чыгасың да, киртәләргә кадак кагасың. Автор. Малай ризалашты. Беркөн утыз җиде кадак бизәп торса коймаларны, ахыргы көннәрдә чүкеч рәхәтләнеп ял итте. Әтисе тагын улын чакырып алды. Ата. Ә хәзер киресен эшлә, ачуың килдеме, кадакларны суырып ал. Ул тагын кунде. Суырып алырга авыр икәнен белгәч, ачуын бөтенләй басарга өйрәнде. Ата кеше моны тагын үзенә дәште. Ата. Менә, улым, күрдеңме?! Суырып алган кадаклар урынында ямьсез булып тирән эзләр уелып калган. Койма ул – кешенең йөрәге.Кешене рәнҗетеп, аннан кичерүен сорасаң да, йөрәктә тирән яралар барыбер калачак. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА «Көннәрдән-беркөнне Габдулла күршесенә кергән, кичерүен сораган. Габдулла. Теге юлы мин сине нахакка рәнҗеткән идем, кичерә күр, яшәвемнең яме бетте. Җәмил. Кичеремен, тик бер үтенечем бар. Хәзер өеңә кайт та, иң зур мендәреңне урамга алып чык та йоннарын урам буйлап чәчеп йөр. Автор. Габдулла шулай эшләгән дә. Шул ук көнне үтенечне үтәгәнлеген җиткерергә күршесенә кабат кергән. Җәмил. Тиз булган бу. Ә хәзер шул йоннарның берсен дә калдырмыйча, кире тутыр. Анысын булдыра алсаң, кичерермен. Габдулланың бүтән чарасы калмаган. Көне буе җыйган, төне буе җыйган чәчкән мендәр йоннарын. Аяклары, билләре сызлый башлаган. Җыеп бетергәч, үрмәләп, Җәмилләргә кергән. Күршесе аны бик кызганган. Җәмил. Бу бирем бик авыр булган, ахры. Сиңа шуны гына аңлатасым килде: хатаны эшләве берни тормый, ә шуны төзәтергә алынсаң, төрле упкыннар сагалап тора үзеңне. Укытучы. Рәхмәт. Укучылар, Җәмил – яхшы күңелле кеше. Ни өчен ул Габдулланы шулай газапларга уйлаган? (укучыларның җаваплары тыңлана)»
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 4.07 Mb
Количество скачиваний: 4
Просмотров: 85

Похожие материалы