“Шәфкатьлелек бизи кешене”

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Выдержка из материала:

"Җиһаз: тактага эпиграф языла. Альбом битенә язылган мәкальләр , шәфкатьлелек турында сүзләр.

"Максат: укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык, һәм ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү.

"Ярдәмлек: мәкальләр , шигырьләр.

"Укытучы:
Менә укучылар мәрхәмәтлелек, миһербанлы булу сөенеч китерә. Хәзер без сезнең белән уен уйнарбыз. Мин сезгә мәкальнең бер өлешен әйтермен, сез дәвам итәрсез.

  1. "
  2. "Акыллы кеше башкаларга иткән .... (ярдәме белән мактанмый).
  3. Тыйнакның кулы эшләр....( мактанчыкның теле эшләр).
  4. Яктылык күрәсең килсә .... ( яхшылык ит).
  5. Күңел биреп эшләгән эш-...( өлге булыр ).
  6. Таш белән атканга .... ( аш белән ат ).

"Укытучы: Менә, укучылар, күрәсез мәкальләр кешедә яхшы сыйфатлар тәрбияләү, яман гадәтләргә каршы көрәшү өчен кулланылалар. Хәзер өйгә бирелгән “Синең кешеләргә карата игелек эшләгәнең булдымы?” дигән темага иҗат эшләрегез белән таныштырып китегез. ( Укучылар үзләренең кешеләргә эшләгән яхшылыклары турында сөйлиләр).

"Укытучы: Укучылар без сезнең белән мәсьәләләр чишик.

  1. "Сез мәктәпкә барасыз, ә бер әбинең хәтере чуалып адашкан, сездән ярдәм сорый. Ни эшлисез?
  2. "Сез автобуска килеп кердегез, анда бер яшь кыз утырган, аның кырыенда бер инвалид карт басып бара. Инвалидка ничек ярдәм күрсәтергә?
  3. "Сәрия автобус белән кунакка бара. Аның кырыенда яшь егет утыра. Тукталышта автобуска зур яшьтәге абый килеп керде. Сәрия егет кеше урын бирергә тиеш дип урыныннан кузгалмады. Урынны кем бирергә тиеш? Сәрия дөрес эшләдеме?
  4. "Мәктәптән кайткач Марат әтисе белән икесе генә җиңел машина белән Арчага барырга чыктылар. Ә башка авылдан килеп укучы классташларын тукталышта калдырып киттеләр. Марат нәрсә эшләргә тиеш иде? Әтисе хаклымы?
  5. "Булат мәктәпкә барганда бозлавык юлда егыла-егыла суга баручы әбине күрде. Ул әби янына барып, хәлен сорашып, кулыннан чиләген алып, коедан су алып килде. Әбине җитәкләп өенә кайтарып куйды. Ләкин ул бер сәгатькә дәрескә соңга калды. Булат дөрес эшләдеме?

Укытучы: Мәрхәмәтлелек ата-анаңа, өлкәннәргә бигрәк тә, авыру кешеләргә игьтибарлы, ярдәмчел булуны таләп итә. Сүземне Мйхәмәтдин ага Закировның (Мөслим, ветеран укытучы) “Балага” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 39.5 Kb
Количество скачиваний: 21
Просмотров: 139

Похожие материалы