Материал «Сөмбеләдә кунакта» автора Хамматова Лилия Ильдаровна временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
1.Алып баручы: Исәнмесез! Хәерле көн! Җирдән мул уңыш алучы Батыр игенчеләргә, эшчән терлекчеләргә, төрле-төрле яшелчәләр үстерүчеләргә. Бу уңышка хезмәт куйган Тырыш җитәкчеләргә, Тракторчыга, шофёрга һәм комбайнчыга Егетләргә, кызларга, апаларга, абыйларга, Һәм нәни сабыйларга, Чын күңелдән, саф йөрәктән Бергә: Бездән ялкынлы сәлам! 2.Алып баручы: Хезмәт илгә мәхәббәт, Хезмәт йөрәк сафлыгы, Хезмәт бәхет ачкычы да, Хезмәт яшәү шатлыгы. 1.А.Б. Кирәкми байлыгың, кирәкми зиннәтең Өстәлдә булмаса икмәгең. Кешенең хәле дә, тормышның яме дә Шул кара икмәкнең тәмендә. 2.А.Б. Онытмагыз кайчак алтыннан да Күп тапкырлар кыйммәт икәнен Кадерен белеп кенә тотыгыз сез Табындагы арыш икмәген. 1.А.Б. Кара икмәк каткан димә Икмәкне син хөрмәтлә Ипинең аның агы да Туа кара хезмәттә. 2.А.Б. Бер алтын да болай, моңлы сыман Җемелдәмәс иде кеше кулында, Шуңа күрә бездә борынгыдан Җырлар туган икмәк турында. 1.А.Б. Ипи һәм тоз! Кеше гомер буе Үз бәхетен күргән шуларда Кылычлардан сабан-сука ясап, Өмет белән чыккан кырларга