Сыйфат дәрәҗәләре. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Предмет: Логопедия
Категория материала: Конспекты
Автор:

   Дәреснең темасы программада “Сыйфат” бүлегенә кертелгән. Сыйфат темасын  өйрәнүгә  6 сәгать, ә Кимлек дәрдәҗәсендәге сыйфатлар темасын  өйрәнүгә 1 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “ Кимлек дәрдәҗәсендәге сыйфатлар ” темасы бишенче дәрес итеп өйрәнелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик  технологияләр дә кулландым.

.Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген  күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

1.Сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен   белдерүе турында белемнәрен системалаштыру, сыйфатка хас – дәрәҗә- кимлек дәрәҗәсе  белән таныштыру;

2.Сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру ,

3.Укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык тәрбияләү, белем алуга кысыксыну уяту.

Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга  үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.

 

 

 

Тип материала: Архив RAR (rar)
Размер: 681.71 Kb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 128

Похожие материалы