Сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе “Дару усемлекләре”
Предмет: | Классному руководителю |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Сафиуллина Амина Тимергалиевна
|
Тема: “Дару усемлекләре”
Максат: балаларны туган ягыбызда үсүче дару үсемлекләре белән таныштыру.
Бурычлар:
1. Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыклары белән таныштыру;
2. Туган ягыбызда үсүче чәчәк, үләннәрне һәм агачларны таный белү күнекмәләрен ныгыту,
3. Үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү;
Җиһазлау: урман рәсеме, дару үләннәре, чәчәкләре рәсемнәре,киптерелгән дару үсемлекләре, проектор, компьютер, презентация.
Барышы.
Әйe, менә без сезнең белән урман аланында кунакта. (Слайд№2- урман рәсеме, кошлар тавышы ишетелә) Аһ, сулап туя алмаслык нинди саф һава монда! Тыңлап кына карагыз әле, урман безне үзенең җыры белән каршы алды. Кошлар сайраша, бал кортлары, бөҗәкләр безелди, төрле – төрле күбәләкләр оча, яфраклар узара шыбыр – шыбыр ниндер серләшәләр. Әкияти дөньяга килеп кергән кебек монда. Балалар, урман – табигатьнең иң гүзәл почмагыдыр ул. Күз явын алырлык ямь – яшел күлмәге генә дә ни тора. Күпме хуш исле үләннәр, кая карама аллы – гөлле чәчәкләр үсә монда. Балалар, ә сез беләсезме, алар кешеләргә күп файда китерәләр бит.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 53.5 Kb |
Количество скачиваний: | 11 |