"Табигатькә сәяхәт" Фигыль темасын кабатлау.
Предмет: | Иностранные языки |
---|---|
Категория материала: | Презентации |
Автор: |
Муллахметова Гулина Вакиповна
|
Табигатькә сәяхәт, фиыль темасын кабатлау.
(«Фигыль» темасын кабатлау өчен тестлар)
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә;
ә) предметның санын, исәбен, тәртибен белдерә;
б) предметны белдерә;
в) предметның билгесен белдерә.
2. Фигыль юнәлеше нинди мәгънә белдерә?
а) эш белән үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне;
ә) эшнең үтәлүен;
б) эшнең сөйләү вакытында үтәлүен;
в) эшнең сөйләү вакытыннан соң үтәлүен.
3. Исем фигыль нинди мәгънә белдерә?
а) предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә;
ә) эш, хәл, хәрәкәтнең исемен атый;
б) эш, хәл турында хәбәр итә;
в) кирәкле шартлар табылса да, көтелгән эшнең киресе булуын белдерә.
4. Төшем юнәлешендәге фигыльне билгелә:
а) кистерү; ә) тикшеренү; б) киелгән; в) сикерү.
5. Шарт фигыле булган җөмләне билгелә:
а) Ул берәр кешегә яхшылык эшләмәсә, көнен бушка узган дип исәпли.
ә) Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
б) Бер сынаган дошманны кайта-кайта сынама.
в) Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра.
6. Ясалышлары ягыннан фигыльләр ничә төргә бүленә?
а) 5; ә) 3; б) 4;
Җаваплар: 1 (а); 2 (а); 3 (ә); 4 (б); 5 (а); 6 (б).
1. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?
а) заман белән;
ә) килеш белән;
б) барлык-юклык белән;
в) барлык-юклык, заман, зат-сан белән төрләнә.
2. Бу фигыльләрнең кайсылары затланышлы фигыльләр?
а) боерык, хикәя, шарт фигыль;
ә) сыйфат, хәл, инфинитив;
б) исем, хикәя, шарт фигыль;
в) сыйфат, боерык, хәл фигыль.
3. Куйыйк, өйик, шуыйк, савыйк фигыльләре кайсы төркемчә фигыльләре?
а) хикәя; ә) боерык; б) инфинитив; в) шарт.
4. Сөйләр сүз, башланыр көн, китәр чак, куяр урын сыйфат фигыльләре кайсы заманда килгән?
а) үткән заман; ә) хәзерге заман; б) киләчәк заман; в) билгеле үткән заман.
Тип материала: | Презентация Power Point (pptx) |
---|---|
Размер: | 1.35 Mb |
Количество скачиваний: | 6 |