Так һәм җөп саннар

Предмет: Математика
Категория материала: Конспекты
Автор:
  МАТЕМАТИКА Тема: Так һәм җөп саннар Максат: 1.Тапкырлау таблицасы турындагы белемнәрне ныгыту. 2. Кыскача шартын төзеп, мәсьәләләр чишә белүне камилләштерү. 3. Логик һәм иҗади  фикерләве үсешенә ярдәм итү, телдән исәпләү күнекмәләрен                     ныгыту.    Җиһазлау: терәк таблицалар, төрле авырлыктагы ( балалар үзләштерүенә карап) карточкалар, компьтер, мультипроектор.   Дәреснең тибы: гомумиләштерүче   Дәрес барышы: I.        Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.       Таблица умножения Достойна уважения. Она всегда во всем права: Чтобы ни случилось в мире,- А все же будет дважды два По- прежнему четыре.                    С.Маршак.   Тапкырлау таблицасы Ихтирамга лаек. Җир йөзендә ни генә булса да Ике икең була бит дүрт. I.          Телдән  исәпләү. ИНДИВИДУАЛЬ ЭШ 1.     Һәр укучыга саннар язылган карточкалар бирелә. Шарты: тапкырлау таблицасындагы тапкырчыгышларын түгәрәклән чыгарга Мәсьәлән 35.  ничә ничәң 35 була? Б: 5  7 була 35 У: димәк 35 санын түгәрәклибез. Калганнарын үзегез түгәрәкләп чыгасыз.    1,   2,    3,    4,    5,    6,    7,    8,    9,    10,   11, 12,  13,  14,   15,  16,  17,  18,  19,  20,   21,  22,  23,  24,  25,  26,  27,  28,  29,  30,   31,  32,  33,  34,  35,  36,  37,  38,  39,  40,   41,  42,  43,  44,  45,  46,  47,  48,  49,  50,   51,  52,  53,  54,  55,  56,  57,  58,  59,  60,   61,  62,  63,  64,  65,  66,  67,  68,  69,  70,   71,  72,  73,  74,  75,  76,  77,  78,  79,  80,   81,  82,  83,  84,  85,  86,  87,  88,  89,  90,   91,  92,  93,  94,  95,  96,  97,  98,  99,  100.   Әйдәгез, экранга карап эшләрегезне тикшереп чыгыгыз.   1.     Дәреслекнең 62 нче битендәге 6 мисалны телдән чишәргә. Күбәләкләр энә каракларына караганда ничә тапкырга кимрәк? Күбәләкләр 2, энә караклары 6. 6:2=  3тапкырга кимрәк.   1.     Дәреслекнең 62 нче битендәге 4 мисалны  чишәбез. 4 ,5 ,7, 8, 9 саннары бирелгән. А) Һәр җөп санны 2 тапкырга кимет, Б) һәр так санны 9 тапкырг арттыр. У: Нинди саннарны җөп саннар дип, нинди саннарны так саннар дип  атыйлар? Б: 2 гә калдыксыз бүленә торган саннарны җөп саннар дип атыйлар.      2 гә бүленми торган саннар так саннар дип атала. 4 : 2=2     8 : 2=4 5 * 9=45     7 * 9= 63      9 * 9=81   1.     Саннарны язарга. а) 12 дән 3 тапкыр ким.                   4 б) 20 дән 5 кә зуррак                       25 в) 8 дән 4 тапкыр зуррак                 36   1.     Аңлатмаларын языгыз һәм чишегез. а) 24 санын 4 һәм 2 саннарының тапкырчыгышына бүл һәм исәплә.          24: (4*2)=24:8=3   б) 81 һәм 9 саннарының өлешен 5 кә тапкырларга          (81: 9)*5= 9*5=45   в) 53 һәм 11 саннарының суммасын 8 гә бүл.           (53+11):8= 64:8=8   III.Яңа тема өстендә эшләү. Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, класс эше дип язып кыегыз. Дәреслектәге 2 мәсьәләнең эчтәлеге белән танышып чыгыгыз.     У: Мәсьәләнең кыскача язылышын ничек язырга уңай булыр? Б: Таблицага   У: Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара. Б: Бертөрле чынаяклар җыелмасы турында.   У: 9 саны нәрсәне аңлата? Б: ҖЫЕЛМАЛАР САНЫН   У: 54 саны нәрсәне аңлата? Б: Барлык 9 җыелмалардагы чынаяклар санын. У: Мәсьәләдә нәрсә табарга кирәк? Б: 5 җыелмадагы чынаяклар санын. У: 60 чынаяктан ничә җыелма чыгар? Боларны кыскача таблицага язарбыз.  Таблица ничә баганадан торачак? Б: 3 У:Таблицаны тутырабыз. Б: Бер җыелмадагы чынаяклар саны бертөрле диелгән.(Димәк мондый графа кертәбез)             Шулай итеп бу мәсьәлә бар дип карарга була.(Шарты бер 9-54) Соравы икәү. Шуңа күрә бу таблицаны 2 таблица аерып та була.   I       9 – 54                              II       9 – 54          5 - ?                                         ? - 60    1 җыелмадагы чынаяк   Җыелмалар саны Барлык җыелмадагы чынаяк                   1 җыелмадагы чынаяклар   Җыелмалар саны Барлык җыелмадагы чынаяк   бердәй 9 54 5 ? ? 60   №3. 62 бит у: Мәсьәлә белән танышыгыз. Шартында нәрсәләр язылган? Б: Кәрзиндә 5 кг., бөртерле 6 ящикта 60 кг. чөгендер булган. У: нәрсә табарга дигән? Б: Бер ящикта чөгендер кәрзинәзгегз караганда ничә тапкыр күбрәк булган? У: Хәзер дәфтәрегезгә рәсем ясарга киңәш итәм? Нәрсәләр ясыйсыз әле? Б: 1 кәрзин 6 ящик ясыйбыз.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 46.92 Kb
Количество скачиваний: 37
Просмотров: 246

Похожие материалы