Татар теле кабинетының перспектив планы

Предмет: Другое
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Татар теле һәм әдәбияты кабинеты ул - укытуның фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучылар һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге. Укытучының һәм укучыларның эшчәнлеге өчен кирәк булган барлык төп һәм ярдәмче әсбапларының бер кабинетка туплануы дәреснең төзелешенә, укучыларның мөстәкыйль, укытучының иҗади эшенә уңай тәэсир ясый.

 

 

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты кабинеты алдында түбәндәге бурычлар тора:

 

•      гомуми белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү барышында татар теле һәм әдәбияты укытучысына ярдәм итү;

•      белем бирү процесына заманча педагогик һәм информацион  технологияләрне кертү;

 

•      татар теленнән Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен материал туплау, кодификатор һәм бәяләү критерийларын  әзерләү;

•      белем стандартларына бәйле рәвештә, татар теленнән һәм әдәбиятыннан укучыларның белеменә, осталыгына һәм күнекмәләренә контроль диагностика һәм мониторинг системасын формалаштыру

 

•      мәктәп, район, республика укытучыларының алдынгы
тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм практикага кертү;

•      татар теленнән һәм әдәбиятыннан профильле белем бирүнең  эчтәлеген һәм төзелешен камилләштерү.

 

•      укучылырның мөстәкыйль эшләрен оештырганда тел турында фәнни - популяр әдәбиятны кайдан алырга, язучылар иҗаты
буенча библиографик һәм фәнни - теоретик белешмәләрне ничек үз кулында булдырырга - бала шундый сорауларның
барысына да җавапны татар теле кабинетында табарлык
булсын.

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 19.29 Kb
Количество скачиваний: 43
Просмотров: 172

Похожие материалы