Татар теленнән эш программасы, 1 сыйныф
Предмет:
|
Начальные классы
|
Категория материала:
|
Другие методич. материалы
|
Автор:
|
Закирова Ляйсан Даниловна
|
Здесь была ссылка на работу Татар теленнән эш программасы, 1 сыйныф автора Закирова Ляйсан Даниловна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Аңлатма язуы 1-д сыйныфта татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде: · РФ һәм ТР “Мәгариф турында”гы Законнары · Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2008. Башлангыч гомуми белем бирү программалары (татар һәм рус телләре 1-4 ) Казан, “Мәгариф” 2010. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “ Нырья гомуми урта белеем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең укыту программасы Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “ Нырья гомуми урта белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2013-2014 нче уку елына 1-11 класслар өчен төзелгән укыту планы Татар телен укытуга атнага 3 әр дәрестән елга 99 дәрес каралган (63 сәгать язу+ 36 сәгать татар теле) Татар теленнән белем бирүнең максаты: - укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела: -укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру; -балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү: а) фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү; б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү; -укучыларны дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү; - телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру; - укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү. ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ № Бүлек исеме Сәгать cаны 1 Әзерлек чоры 10 2 Төп чор 51 3 Әлифбадан соңгы чор Фонетика. Орфография. Морфология Телдән һәм язма сөйләм 38 Барысы 99 УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР - 1 классны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә тиеш; - сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; - сүзык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; - калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; - сүзләрне иҗекләргә бүлү; - җөмләләрне сүзләргә таркату; - баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу; - басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу; - әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу; - җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу; - хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын; - хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу; - кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмыйча), сүзләп күчереп язу; - әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу (диктант); - э,о,ө,й,е,ю,я хәрефләре, йө,йо кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу; кеше исем, фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән язу. Белем һәм күнекмәләрне практик эшчәнлектә, көндәлек тормышта куллану: -мөстәкыйль рәвештә язу Әлифбаны (грамотага өйрәтү) бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш: - укырга – язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру; - сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү; - язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү; - җөмлә ахырында нокта кую; - билгеле бер темага һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау; сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хәкәяләр төзү. Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә: - сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела; - укучылар үзләре ачкан кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр; - дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә; - тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә. 1 сыйныфта ел дәвамында 2-3 юл һәм баш хәреф, 2-3 иҗек, 2-3 сүз яки 2-3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла. Ел азагында 15-17 сүздән торган сүзлек текст я диктант яздырыла. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа тәлапләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күреп язган текста хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала. Уку елы ахырында алган белем һәм күнекмәләр тикшерелә.
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (docx)
|
Размер:
|
46.64 Kb
|
Количество скачиваний:
|
17
|
Просмотров: 142
Похожие материалы