Тема: Исемнәр темасын кабатлау.

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, туп, татар теле дәреслеге.

Дәреслек:Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф, 2012.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.                

Метод: өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, укытучылар! (Хай файф)

Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

1 укучы:

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Укытучы: Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.

Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)

Укытучы: Бүген сыйныфта кем дежур? (Берничә укучы кул күтәрә, дежур укучыны уен формасында эзлибез)

(туп белән)

Укучы: Бүген дәрестә мин дежур түгел!

-Бүген дәрестә мин дежур түгел!

-Бүген дәрестә мин дежур! (дежур укучы белән әңгәмә)

Укытучы: Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барысы да бар!

Укытучы:Урамда һава торышы нинди?

Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.

Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?

Бүген атнаның дүртенче  көне, пәнҗешәмбе!

Укытучы: Бик яхшы.

Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек җавап бирергә  тиеш?  (  Һәркем үз фикерен төркемнәрдә әйтә. 3 нче № лы партаның 2 нче укучысы үз фикерен эйтә, һ.б.

Укучы: - җаваплар тулы булырга тиеш.

-         җаваплар төгәл булырга тиеш.

-         җаваплар аңлаешлы булырга тиеш.

Укытучы: Бик яхшы!

Һәр дөрес җавап өчен сез үзегезгә житончиклар алып барасыз, ә дәрес ахырында без бу житоннарны санарбыз.

2.Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен  сызарга тиеш.

Слайд. Такта

ӘДАИБАДӘСӘБАДЕДБӘМА

Нинди сүз килеп чыкты?

Исем

Фонетик күнегү эшләп алыйк.

И хәрефе кергән сүзләр  әйтегез

Фамилиясендә с хәрефе булган кызлар басыгыз.

Е хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Безнең сыйныфта кемнең фамилиясендә м хәрефе бар, басыгыз.

Укытучы: Укучылар, димәк, без нинди теманы өйрәндек?

Слайд.

Укучы: Без исем темасын өйрәндек.

Укытучы:: Слайд Исем турында ниләр беләсез? Исем схемасын, моделен төзик әле.

Укучы: Слайд - Исем мөстәкыйль сүз төркеме.

Слайд - Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Слайд - Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык була.

Слайд - Исемнәр зат-сан белән төрләнәләр.

Слайд - Исемнәр килеш белән төрләнәләр.

3.Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Бик яхшы! Димәк, бүген  безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

Укучы: Без бүген исемнәр темасын кабатлыйбыз.

Укытучы: Әйе, бик яхшы! Бүгенге дәрестә: Исемнәр темасын кабатлыйбыз.

Слайд Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)

Укучылар: (дәфтәргә язалар)

Укытучы: Бүген дәреснең максаты: исемнәрнең сорауларын, зат-санын, килешләрен кабатлау һәм исемнәрне сөйләмдә куллану.

4.Ныгыту.

Укытучы: Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?

Укучы:предметны белдерүче сүз төркеме исем дип атала.

Укытучы: Исемне белдерүче нинди сүзләр беләсез?

Укучы: - кешеләрне белдерә торган сүзләр:

хайван исемнәре:

кош исемнәре;

яшелчә исемнәре;

җиләк-җимеш исемнәре ;

үсемлек исемнәре;

табигать күренешләренең исемнәре.

Слайд, такта

Сорауны ачыклаудан башлыйбыз.

(Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә)

Слайд. Бу кем?

Слайд Укучы: Бу укытучы.

Слайд Укытучы: Бу нәрсә?

Слайд Укучы: Бу йорт

Слайд Укытучы: Ә бу нәрсә?

Слайд Укучы: Бу кош.

Укытучы: Ни өчен нәрсә соравы куйдыгыз?

Слайд Укучы: Чөнки татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз. Мәсәлән, әти.

Слайд Укытучы: Ә рус телендә ничек?

Укучы: Рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куябыз. кто? Кошка.

Укытучы: Димәк, татар телендә кешеләргә кем? соравы, кем? укытучы, ә хайваннарга нәрсә? соравын куябыз, нәрсә? такта, нәрсә? эт, ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? кто? соравы куябыз. Кто? Собачка.

Слайд. Укытучы:  Слайд  Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Релли –робин  структурасы ярдәмендә, шушы карточкаларның һәрберсенә дә нинди дә булса, берәр исем языгыз.

Тайм-пэа-шэа структурасын кулланып, шушы карточкадагы исемнәрегезгә сораулар куегыз (кем? яки нәрсә?) һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Бер парны тикшерәбез.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 29.6 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 93

Похожие материалы