Үткәннәрне уйлап, бүгенгене барлап, киләчәкне кайгыртып (Эссе)

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Яшәтәсе иде мәктәпне дә, авылны да... Сораулар күп. Тирә-як тормышны күреп торабыз, тынгысыз сугышларны да, санкцияләрне дә Бәлки кешеләр җиргә хәзер килеп якынаерлар? Туган туфрак, туган җирдән аерылып кем булдык та, нинди булдык? Сораулар күп. Планнар да бар... Яшәтәсе иде. Мәктәпне дә. Авылны да.

Уй, фикер, сүз, гамәл, гадәт, язмыш, язмышлар. Кеше язмышы, ил, дәүләтләр язмышлары. Уйларыбыз төзек түгел кебегрәк шул. Уйлашасы иде, уйланасы иде. Тукайча, Исхакыйларча, Еникиләрчә, Мостай Кәримнәрчә... Колак бар – ишетмибез, күзләр дә бар – күрмибез, әллә шулай яхшырак? Уйланасы иде, уйлашасы иде...

 

Кояш байый. Тышта яз кыш белән алыша. Алда төн. Алда туар көн. Иртәгәсе көн хәере белән тусын, изге уйларыбыз тормышка ашсын, ил –көннәребез тыныч булса иде. Гадәттәгечә, мәктәпкә килгән балаларны барлап, күрешеп чыгармын да эшемдә дәвам итәрмен. Тормыш дәвам итә. Безгә әле яшәргә, мәктәпне яшәтергә, авылны яшәтергә!

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 18.7 Kb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 95

Похожие материалы