Туфрак төрләре

Предмет: География
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Дәреснең темасы: УРМАН ПРОМЫШЛЕННОСТЕ.

Дәреснең максаты:

  1. Урман промышленностенең әһәмиятен күрсәтү, аның составларына тукталу. Урман промышленносте геогра- фиясен һәм урнаштыру приципларын өйрәнү.
  2. Россиядә һәм Татарстанда урманнарны саклауның әһәмиятен күрсәтү, экологик тәрбия бирү. 
  3. Урман промышленностенең картасын өйрәнү, урман предпри- ятияләрендә бара торган производство процессларын аңлату.

Җиһазлар: карталар,”Россиянең урман промышленносте”, Татарстанның эконо- мик картасы, Атлас – 9 кл, таблица “Энергопроизводственные циклы лесной промышленнсти”, картина “Роль леса в природе”. Методлар: информацион-иллюстратив, өлешчә-эзләнүчән. ДӘРЕС БАРЫШЫ. Укытучының кереш сүзе. Актуальләштерү. Укытучы укучыларга сорау бирә.: 1. Кешеләр тормышында урманнар нинди әһәмияткә ия? (Укучылар бу сорауга алдагы елларда алган белемнәренә таянып һәм картаны файдаланып җавап бирәләр) Җавап: Урманнар атмосферага кислород бүлеп чыгаралар, кешеләргә төзелеш өчен материал, җиләк-җимеш,гөмбәләр бирәләр, елгаларга һәм күлләргә су чыганагы булып хезмәт итәләр, һ.б. 2. Урман промышленностының халык хуҗалыгыннан башка тармаклары белән бәйләнеше ничек? Укучылар алдагы дәресләрдә үткән халык хуҗалыгы тармаклары белән урман промышленносте арасындагы бәйләнешне түбәндәге таблица ярдәмендә аңлаталар. (Таблица тактага алдан сызылган була) Химия промышленносте Төзелеш Урман промышленносте Машина төзү транспорт Җавап: Урман промышленносте химия тармагына чимал буларак агач бирә, ә үзе урман корткычларына каршы көрәшү өчен агулы химикатлар ала, урман промышленносте машина төзү тармагына кайбер детальләр өчен агач бирә, ә үзе урманда кирәкле машиналар һәм пычкылар ала. Урман промышленносте төзелеш тармагына чимал бирә, ә үзе бу тармакны урман предприятияләре төзүдә файдалана. Урман промышленносте транспортка кирәкле төзелеш материаллары (мәсәлән, шпаллар) бирә, ә үзе агач һәм әзер әйберләр ташыганда транспортны файдалана. ЯҢА МАТЕРИАЛ Укытучы: Укучылар, конструкцион материаллар җитештерүче тармаклар арасында иң борынгы тармак саналган урман промышленносте агач хәзерләү, агач эшкәртү, целлюлоза, кәгазь һәм урман химиясе промышленносте предприятияләрен берләштерә. Ул бүрәнә, такта, агач әйберләр, кәгазь һәм урман химиясе продуктларын җитештерә. Урман промышленностеның үсеше бик зур урман ресурсларына нигезләнә. (Атлас һәм урман промышленносте картасы буенча Россиянең төп урманга бай районнары күрсәтелә.) Урман хуҗалыгы предприятияләрендә производство процесслары ничек баруын аңлар өчен укучылырга “Энергопроизводственные циклы лесной промышленности” дигән таблица күрсәтелә. Укучылар белән бергәләп, урман промышленносте предприятияләрен урнаштыру принциплары ачыклана (карта ярдәмендә). А.транспортка якын булу. Б. Чималга якын булу. В. Кулланучыларга, су һәм энергия чыганакларына якын булу. Дәреслектәге 33 нче рәсем буенча Россиядә целлюлоза-кәгазь промышленностеның төп үзәкләре һәм урнаштыру принциплары ачыклана. Россиянең урман промышленносте үсешенең перспективасын ачыклау максатында Россия һәм Татарстан урманнарына хуҗалык ягыннан бәя бирелә (Россия һәм Татарстан карталары ярдәмендә). Киләчәктә бу тармакны үстерү өчен Россиядә, Татарстанда һәм үзебезнең районда урманнарны саклау һәм рациональ файдалануның әһәмияте күрсәтелә. Шулай ук, киселгән урманнар урынына агач утыртуның туфрак эррозиясенә каршы көрәштә зур файда булуы турында әйтелә. Укучыларга агач калдыкларын химик эшкәртү халык хуҗалыгына бик зур файда китерергә мөмкинлеге күрсәтелә. Мәсәлән, 100 кг авырлыктагы агачтан 20 литр гидролиз спирты (каучук эшләү өчен чимал), яисә 12 кг этилен (пластмасса һәм химик сүсләр җитештерү өчен чимал) алырга була. Бу калдыклар пластмасса, каучук һәм башка полимер материаллар җитештергәндә нефтьне алмаштыра ала. (дәреслектәге 34 рәсем файдаланыла) Яңа материалны ныгыту максатында укучыларга түбәндәге сораулар бирелә: 1. Эре урман предприятияләренең Көнчыгыш Себердә (Игарка, Красноярск), Ерак Көнчыгышта (Хабаровск), Идел буенда (Волгоград) барлыкка килү сәбәпләрен атлас ярдәмендә аңлатып бирегез. 2. Дәреслектәге 35 нче рәсем-схеманы файдаланып, урман промышленносте комплексы составына кергән предприятияләрдә производство процессының ничек баруы турында сөйләгез. 3. 60 кг макулатура 1 зур агачны алмаштыра. Макулатура җыеп, сезнең сыйныф елына ничә агачны саклап кала алачак? 4. нарат, кара чыршы, ак чыршы, усак, каен, имән агачлары нинди агач эшкәртү производстволарында файдаланыла. Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую. Өйгә эш: дәреслектән “урман промышленносте” дигән теманы укырга. Без яши торган авылга иң якын урнашкан агач эшкәртү, циллюлоза-кәгазь җитештерү предприятияләрен атластан табып, аларның ни өчен биредә төзелүен аңлатырга.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 56.5 Kb
Количество скачиваний: 16
Просмотров: 113

Похожие материалы