Творчество детского писателя Музагита

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Презентации
Автор:
Максат: Укучыларда туган төбәккә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам , мәхәббәт тәрбияләү; балалар шагыйре  Мөҗәһит Әхмәтҗановның шигырьләрен укучы күңеләнә сеңдерү, укучыларыбызның иҗади сәләтләрен үстерү, шагыйрьнең иҗатын пропагандалау. Җиһазлау: тема буенча презентацияләр, якташларыбызның китаплар күргәзмәсе, видео язма Техник чаралар: проектор, интерактив такта, магнитола, тавыш көчәйткечләр. Дәрес барышы I.                   Оештыру моменты Слайд №1 Хәерле көн, кадерле укучылар,  килгән кунаклар! Минем  исемем Ситдыйкова Эльвера Дамировна. Мин бик шатмын сезнең белән танышуыма . -         Слайд № 2 -         Укучылар , сез нинди  татар телендә  газета, җурналлар беләсез? -         (Көмеш кыңгырау , Сабантуй, Ялкын, Салават күпере, Сабыйга.) -         Дөрес,мин бик шатмын сезнең вакытлы матбугат белән танышуыгызга  Әйдәгез сезнең белән бергәләп , газета –журналларга күзәтү ясап алыйк Нинди мәкаләләрне аеруча яратып укыйсыз? -           Сезнең алдыгызда шушы газеталар, ләкин аларның уртак  бер сере бар .Аларның барысында да минем якташым, балалар шагыйре  Мөҗәһит абыйның шигырьләре бастырылган. -         Балачак –ул кеше гомеренең иң гүзәл чагы. Балачак чоры үтеп киткәч аңа кире кайтып булмавын һәркем белә.     Ә нәниләр шагыйре әнә шул мөмкин булмаган нәрсәне җиңеп, чәчләренә ак төшсә дә сабыйлыктан чыкмыйча, уйландырырлык, күңелне сокландырырлык шигырьләр яза.     Слайд№3  Бүгенге дәрес балалар   шагыйре, халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге,  Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Мөслим муниципаль районының шәрәфле гражданины, бик күпсанлы китап, видеофильмнар, кинофильм, аудиоязмалар  авторы, район советы депутаты, талантлы шәхес-Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗатын һәм тормыш  юлын өйрәнүгә багышлыйбыз.   Слайд №4  Сез Мөҗәһит Әхмәтҗановның  иҗат җимешләрен  китап   күргәзмәсендә күрәсез.           Балалар өчен ул  12 китап авторы (“Мин санарга өйрәнәм”, “Матур булыйк”, “Карга бураны”, “Очты, очты...” “Акыллыга сүз әйттем”, “Әнием канатлары”, “Зирәк булу кирәк”, “Батыр буласым килә”, “Иман нуры” һ.б.).Барлык китаплары ике дистәдән артык. “Очты, очты...” һәм “Акыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында  икесе дә икенче урынга лаек булды. 2007 нче елда “Рухият” фонды тарафыннан үткәрелгән “Балаларга бүләк” конкурсында Мөҗәһит Әхмәтҗанов профессиональ язучылар арасында лауреат исеменә лаек булды. Мөҗәһитабыйның   балалар өчен язган шигырьләре  теленең авылчан гадилеге, ихласлылыгы белән аерылып тора.   Видео        -Ә хәзер без видео язмадан Мөҗәһит абыйның үзе укыган шигырләрен тыңлап үтәбез. .   Слайд№6  Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен “Күңел нуры”, “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы” исемле уку әсбаблары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк , Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында “Мөслимем җәүһәрләре”, мәктәпләр тарихына багышланган  “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле китаплар авторы буларак та укучыларга билгеле. 2009 нчы елда “Рухият” фонды тарафыннан “Зирәк булу кирәк” исемле табышмаклар китабы дөнья күрде.    Слайд №7 Ә сез укучылар табышмаклар яратасызмы? Әйдәгез без сезнең белән Мөҗәһит абыйның табышмаклары белән танышабыз.(Презентациядән табышмаклар чишү) Слайд 8,9,10        Слайд№11   Мөҗәһит Әхмәтҗанов – “Мөслим тугайлары” исемле халык фольклор ансамбленең  иң актив солисты.  Республикабызның төрле районнары һәм авылларында әдәби очрашуларда була, мастер – класслар күрсәтә.Укучылар сезнең арада уен коралларында уйнаучылар бармы?       Слайд №12 Мөҗәһит абый бик күп уен коралларында уйный , мин сезне шул уен кораллары белән таныштырып үтәм .   Уен кораллары Слайд № 13,14,15     Слайд №17 Мөҗәһит абый- бик хәйләкәр. Ни өчен дисезме? Ул юмористик, шаян шигырьләре белән шук малай һәм кызларны тәртипкә өйрәтә.    Бүгенге дәресебездә  кунаклар да бар , Мөслим лицееның 5 сыйныф укучылары Султанова Диана һәм Харисова Алсу алар безгә Мөҗәһит абыйның шигырьләрен сөйләп үтәрләр . Слайд №18 Харисова Слайд №19    Безнең укучыларыбыз Мөҗәһит абыйның шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итәләр. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез. Cлайд №20 Тизәйткечләр Слайд№21 Нәтиҗә Слайд № 22 Укучылар ! Мөҗәһит  Әхмәтҗановның иҗаты сезне кызыксындырса , тулырак мәгълүматны      сез Мөҗәһит абыйның сайтыннан таныша аласыз.              
Тип материала: Архив RAR (rar)
Размер: 18.95 Mb
Количество скачиваний: 2
Просмотров: 102

Похожие материалы