Здесь была ссылка на работу Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатында, рәссамнарның һәм җирле шагыйрьләр иҗатын янәшә файдалану автора Зиганшина Зумара Нихатовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Телебезнең бөтен матурлыгы, беренче чиратта, әдәбиятта чагылыш таба. Гадәти аралашу вакытында, көнкүрештә генә аның бөтен тирәнлекләренә төшеп булмый. Бүгенге укытучы еш кына үзе дә шагыйрьләр, әдипләр язган материал ярдәмендә сөйләмен һаман баета, камилләштерә бара, һәм шәхси мөмкинлекләр ярдәмендә укучыларында да тел күнекмәләре булдыра, булган дәрәҗәдәгесен тагын да үстерә. Балалар өчен дәреслекләргә урнашкан картина репродукцияләре арасында кайсылары якынрак дигән сорау туа. Билгеле ки, аңлашылганы, бигрәк тә пейзаж төрендәгеләре. Күп кенә картиналарның эчтәлегенә тирән төшенү өчен ясалу тарихын, кулланылган материалны, әйтик, портретта чагылган кешенең биографиясен белергә кирәк. Теге я бу картинаның эчтәлеге шул сәбәпле һәр балага бердәй аңлашылмый. Ә инде табигать тасвирларына килсәк, алар белән реаль чынбарлык арасында янәшәлекләр уздыру теләсә кайсы укучы көченнән килә дип фаразлыйк.