Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям!

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям!

"Шигырь тыңланыла
Кишер ул – витамин

"Җыр: Мухаметгалиева Алсу «Укытучылар көне»

"Илһам: Хәерле көн, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Авылыбызда ___ сәгать ____ минут. Инде без үзебезнең программабызны дәвам итәбез һәм «Җырым булсын бүләккә» тапшыруын башлап җибәрәбез.

"Алисә: Бүген бәйрәм - бүген яраткан һүмдә кадерле укытучыларыбыз көне. Шул хөрмәттән безгә бик күп рәхмәт хатлары һәм котлаулар килеп иреште. Хәзер шуларны яңгыратып утәрбез!

"8 сыйныф укучылары башкаруында «Вальс»

"Энҗе: Директорыбыз Илдар абый

"Мәктәп өчен тырыша.
Аң-белем алыгыз диеп,
Безгә укырга куша!
Аида: Элмира Илсуровна, Данис Мәхмутович!
Замана миңа, югарыга мен, дип
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе - татар теле,
Икенчесе, бөек рус теле.
Рәхмәт апа-абыйлар, спасибо!
Ике телле безне иттегез,
Хөрмәтебез билдәсе итеп,
Чәчкәләрне кабул итегез.
Гүзәл: Рәдис Наилович!
Кәбестә, суган, кишерне
Үстерәбез сулар сибеп.
Табигатьне аңларга,
Өйрәнәбез күңел биреп.
Сезгә булган хөрмәтебез
Мәңге калыр йөрәктә,
Чәчкә гөлләмәбез сезгә
Чын күңелдән бүләккә!
Аида: Флюра Саматовна!
Алу, кушу, кабатлау -
Замечательная!
Алгебраны белу кирэк -
Обязательная!
Тормыштагы мәсьәләләр
Катмарлы булмасыннар.
Ә без укучылар сезне
Бик яратып тыңлыйбыз!
Гөлчәчәк: Рафиль Нуретдинович, Фэридэ Фэнисовна!
Ньютонга түгел, безнең башка
Төшкән булса иде бер күсәк,
Җиребезнең, бәлки, тарту көчен,
Аңлар идек шунда җиңелрәк

Тик шулай да физиканы
Яратабыз без «үлеп».
Фиргать: Рәсимә Гаделҗановна

Фәнис: Алсу Рәсимовна
Сентябрьнең бере җиткән көнне
Мин дә булдым нәни укучы.
Якты йөзе, матур сүзе белән
Каршы алды мине укытучы.
Без бит әле сабый гына
Шаян да без, шук та, усал да.
Йөрәкләргә безнең үтеп кердең,
Нинди генә бала булсак та.
Энҗе: Гөлзирә Маратовна, Ленар Яхиевич!
Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл җирендә.
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә
Үкенмимен әле бүген дә.
Гөлчәчәк: Мәдинә Мингарифовна, Зөлфия Ясәвиевна, Гөлүсә Гайфетдиновна!
Өйрәтәсез сез язгы бөреләрнең
Күзгә рәхәт нурын сөяргә
Тәм уятасыз Тукай җырларына
Сәйдәш язган моңны көйләргә
Авылыбызның гүзәл табигате
Әсир итте мине үзенә
Сүнмәс сөю дәрте уятасыз сез
Укытучым туган телемә.
Барысы бергә: Бәйрәм белән Сезне!
Яруллин ИлҺам «Татар теле - туган телем»

Алисә: Кадерле укытучыларыбыз!
Яхшы теләкләрне телик әле сезгә болай
Тынычлык һәм исәнлектән
Аермасын иде Ходай!
Гадилектә-бөеклегең
Кешелектә-изгелегең.
Ходай насыйп итсен сезгә
Ике дөнья иминлеген.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 81 Kb
Количество скачиваний: 9
Просмотров: 73

Похожие материалы