Урок на тему «Татар теле- дуслык теле»

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

"Описание материала:

«Телләр турында»

Закон нигезендә җөмһүриятебездә барлык милләт балаларына да татар телен өйрәтү бурычы куелды. Баксаң, башка милләт вәкилләренә татар теле Болгар дәүләте вакытында ук укытылган икән.Рус хөкүмәтенә тел белүчеләр төрки дәүләтләр белән икътисади элемтәләр урнаштыру өчен кирәк булган. Татар теле дипломатия өлкәсендә дә уңышлы файдаланылган.17 гасырда исә русларга татар телен өйрәтүдә Хәлфиннәр династиясе мәртәбәле урын алып торган.Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның да бу өлкәдә эшчәнлеге игътибарга лаек.Татар телен укытуның озын тарихы бар һәм ул бүгенге көннәргә дә килеп тоташа. Шунысы да куанычлы, хәзер мәктәпләрдә татар теле укытыла.Укытучылар да тәҗрибә уртаклашып торалар.

Тел турында күренекле шәхесләр тарафыннан әйтелгән тирән фикерләр, шагыйрьләр тарафыннан язылган йөзләрчә шигырьләр бар. Тәкъдим ителә торган бу материал- туган телебез-татар теле турында. Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел? “Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз, - ди халык. Тел кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. “ И туган тел, и матур тел әткәм - әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен дип уйлыйсың ....? Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Чөнки ул – Ватан, туган җир, ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телгә баланы аның иң газиз,иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә ана теле дип атый. Татар телен - дуслык теле дибез, чөнки татар халкы үзе дә гомер- гомергә дус тату яшәргә тырышкан, ярдәмләшеп яшәгән. Татар халкының «Күрше хакы- Аллаһ хакы» дигән әйтеме дә моңа туры килә. Татар теле - бик матур телләрнең берсе. Аның байлыгы, тапкырлыгы, могҗизасы, җорлыгы, гүзәллеге, фикри тирәнлеге халкым әсәрләрендә чагыла.

Телнең тылсымлы көче аның сүзендә.Тел халык белән, аның тарихы белән аерылгысыз. Сибгат Хәкимнең «Тел - ил белән икән» дигән канатлы сүзләрен тагын бер кат искә төшерик. Тел турында күпме җырлар җырлана. Габдулла Тукайның «Туган тел» е мәңге үлмәс җыр, ул һәр баланың телендә, һәр татарның күңелендә саклана. Тел ачылгач әйтә алсаң : “Әни!” – дип, Тел ачылгач әйтә алсаң : “Әти!” – дип, Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соң минутта әйтә алсаң : “Әни!” – дип, Соң минутта әйтә алсаң : “Әти!” – дип, Күзләреңә яшьләр тыгылыр, Туган телең әнә шул булыр... Тагын берсе болай дип тә өсти: Чатнатып сөйләшәм Үз ана телемдә. Башымда – чигүле, Каюлы түбәтәй. Догалар укырга өйрәтә дәү әтәй. Тәүфыйклы булырга Кирәген беләм мин. Чын татар малае Йөрәгем белән мин! Бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “ Алар каян көч алган?”- дип куябыз.

Ул көч – халыкта, туган җирдә, туган телдә... Ул көч –халык көйләрендә, халык моңнарында. Татар җыры ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан да, моңлы, ягымлы да, Үзе салмак, үзе дәртле ул. Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе. Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел... дип яза бит шагыйрь Шәйхи Маннур. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбыз да армый – талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Бары тик шул очракта гына без телебезне саклап кала алачакбыз.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 16.81 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 127

Похожие материалы