Урок по ОКСЭ 4 класс

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
1.     Оештыру өлеше: Исәнмесез укучылар Килдегезме дәрескә Уен, көлке эшләрегез Калдымы тәнәфестә? Кыңгырауны ишеттек тә Ашыктык без дәрескә Җиңнәребезне сызганып Тотонабыз зур эшкә. 2.     Актуальләштерү: ü Үтелгән теманы кабатлау: (сорауларга  җавап  бирү) -         Мөхәммәдне ни өчен “әл-әмин”, ягъни “ышанычлы” дип атыйлар? -         Мөхәммәдне Мәккә халкының тормыш рәвешендәге нинди күренешләр борчый? 3.     Яңа тема өстендә эш: -Бүгенге дәрестә без өч сорауга җавап бирергә тиешбез v Пәйгамбәргә беренче вәхи кайчан иңдерелә; v Нәрсә ул – Коръән? v Коръән нәрсәләрдән тора; v Коръән ни өчен мөселманнарның изге китабы; -          Аллаһтан вәхи җибәрелгәндә, Мөхәммәдкә 40 яшь була. Бервакыт Мөхәммәд гадәтенчә Хира куышында утырганда кинәттән генә кеше сурәтендә Җәбраил фәрештә пәйда була һәм ул аңа 3 тапкыр укырга боера. Ләкин Мөхәммәд  укый белми, ә инде фәрештә берүк нәрсәне әйтә торгач Мөхәммәдкә бу сүзләрнең мәгънәсе ачыла. Аңа бу мәгънәләрне төгәл итеп кешеләргә тапшырырга кушыла. Соңрак бу вәхи дә, башкалары да хәзер Коръән диеп аталучы китапка теркәлә. Беренче вәхи иңдерелгән төн Рамазан ае тәмамланган вакытка туры килә һәм Кадер кичәсе диеп атала. (Ләйләт әл-Кадр). Мөхәммәдкә  беренче вәхи иңдерелүнең төгәл датасы билгеле булмаса да, бу бәйрәм Рамазан аеның 27 нче төнендә уздырыла.     Коръәндә  бары Аллаһ тарафыннан Мөхәммәд күңеленә салынган фикерләр генә урын алган, анда пәйгамбәрнең бер генә сүзе дә юк. Мөхәммәд кешеләргә Аллаһ боерыкларын җиткерүдә арадашчы гына була. Пәйгамбәрнең үз гыйбәрәләре аерым риваять җыентыкларына тупланган. Бу риваятьләр хәдисләр диеп атала
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 20.75 Kb
Количество скачиваний: 14
Просмотров: 110

Похожие материалы