Урок по татарской литературе для 1 класса «Кыш башланды»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
1 классның “Туган тел “ дәреслегендәге “Кыш башланды” темасына төзелгән дәрес- презентация конспекты балаларда туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын күреп соклана, ямь таба ,зәвыклана белүен үстерү, әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп уку аша табигать матурлыгын күрә белергә, тормышны образлы күзалларга , образлы уйлый һәм сөйли белергә өйрәтү, кышкы табигать, андагы үзгәрешләр , балаларның кышкы уеннары турында мәгьлүмат алу максатын күздә тотып төзелде. Текстларның үзенчәлекләренә карап , аларны өйрәнү методлары, алымнары , укучыларга бирелә торган күнекмәләр характеры да үзгәрә. Әдәби әсәрнең теленә игътибар итүне тәрбияләү эше бу дәрестә зур урын алып тора. Алар табигать күренешләрен сурәтләгән сүзләрне табалар , ул сүзләрдә нинди образлар яшеренүен ачыклыйлар, сүзләрнең мәгънәләрендәге аермаларны , контекстагы мәгънәви төсмерләрен билгелиләр.Бу эшләр укучыларның сүзлек хәзинәсен баета, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, туган якны ярату хисе уята.”Шигъри күренешләрне “ сүз белән сурәтләп күрсәтү һәм сәнгатьле итеп укулар балаларның образлы сөйләмен үстерә, тормышны образлы күзаллау, образлы уйлау формалаша, әдәби сөйләм нәфислеге арта. Бу дәрестә балаларга шәхси һәм дифференциаль якын килү, проблемалы укыту, уен,информацион-коммуникацияле укыту технологияләре кулланылды. Балаларның фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә, парларда эшләрен оештыру күздә тотылды.Бу эшләр барышында балалар үз фикерләрен әйтергә, дәлилләргә , иптәшләренең фикерләрен тыңларга, үзара ярдәмләшергә, нәтиҗә ясарга өйрәнәләр.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 41.12 Kb
Количество скачиваний: 26
Просмотров: 157

Похожие материалы