Урок татарского языка для 1 класса «Урманда кунакта»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Презентации
Автор:
Дәреснең темасы. “Урманда кунакта”Дәреснең максаты: 1. Кайда яши? Кайда? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Кил, монда, бар, әле сүзләре белән таныштыру. Бер-береңне чакыра белү итәгатенә өйрәтү. Азат, кил әле монда; Азат, әйдә бергә уйныйбыз төзелмәләрен кулланышта камилләштерү. 2. Балаларның логик фикерләү сәләтләрен, сүзлек байлыгын , бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Фикер йөртү операцияләре төре буларак төре буларак чагыштыра, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү. 3. Татар теленә кызыксыну һәм мәхәббәт хисен тәрбияләү. Дәреснең тибы. ЛКФ. Дәреснең методы һәм алымнары. Укытучы сәйләме, әңгәмә, күрсәтү һ.б. ТСО. Компьютер, мультимедиа проектор, экран, диск. Җиһазлау. Дәреслек, презентация. Эш төрләре. Телдән сөйләү, монологик һәм диалогик сөйләм, тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр һ.б. Эш режимы. Укытучы – сыйныф, укучы-укучы, укытучы – укучы. Дәрес барышында – “Урман” темасына караган лексика белән эш алып барылды. Грамматик конструкцияләр сөйләмдә кулланды. Дөрес сөйләү нормалары өстендә эш барды (авазларны дөрес әйтергә өйрәтү дөрес язуга өйрәтүгә нигез булып тора). Белем сыйфатын күтәрүдә дә әйтәлешне камилләштерү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрес башында фонетик күнегү өстендә эшләдек. Кереш әңгәмә вакытында шулай ук алдагы темаларга караган лексика кабатланды. Укучылар урман турында сөйләгәндә логик фикер сәләтләре һәм сүзлек байлыклары, бәйләнешле сөйләм телләре үсте. Алар нәтиҗә ясарга өйрәнделәр. Темага караган иң актив лексика кабатланды, ныгытылды. Катлаулы буенча биремнәр билгеле бер эзлелектә бирелде. Дәрестә укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелде. Бу исә аларның сөйләү һәм сөйләшү, уку сөйләм күнекмәләрен үз өченә ала. Укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау кирәк. Шуңа күрә дәрестә ситуатив күнегүләр кертелде. Татарча аралашырга өйрәтү өчен , укучыларның урамдагы көндәлек тормыштан чыгып үрнәк диалог тәкъдим ителде.
Тип материала: Архив RAR (rar)
Размер: 1.25 Mb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 141

Похожие материалы