Урок татарского языка в 1 классе

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
Хәзерге җәмгыятьтә белемнәрнең күләме бик тиз арта. Бу исә материалларны өйрәнү өчен каралган сәгатьләрнең кыскаруына китерә. Әлеге хәлдән чыгу юлы бер генә, ул да булса, укытуны интенсивлаштыру. Моны исә, яңача компьютер технологияләрен кулланып кына тормышка ашырып була. Дәресләрдә компьютер технологияләрен куллану һәр дәресне традицион булмаган, бай эчтәлекле итәргә ярдәм итә, уку материалын төрле алымнар һәм методлар ярдәмендә аңлатуның кирәклегенә төшендерә. Моны тормышка ашыруның юллары күп төрле һәм алар өйрәнелә торган материалларның үзенчәлеге, программа чараларын куллана белү дәрәҗәсе һәм төрле типтагы дәресләрне куллануга бәйләнгән. Хәзерге заманда укучыларга белем бирү белән беррәттән, аларны белемнәрне мөстәкыйль үзләштерергә дә, өйрәтү дә отышлы. Укытучының дәресе кызыклы булырга, гадәти булмаган элементларны үз эченә алырга һәм укучыларда фән белән кызыксыну уятырга, аларда уңай хисләр тудырырга һәм укучыларның сәләтләрен үстерергә тиеш. Яңа технологияләрне куллану укучыларга күрсәтмә һәм тавыш чаралары, документаль һәм белешмә материаллар белән ярдәм итәргә, мәгълүмәти тәэсир итүне образлы һәм эмоциональ тәэсир итү белән чиратлаштырырга мөмкинлек бирә. Укучыларның, бигрәк тә йомшак балаларның, дәресләр белән кызыксынулары арта, яңа материалны үз- ләштерүнең сыйфаты яхшыра. Дәрес тирән эчтәлекле, динамикалы, кызыклыга әйләнә һәм курсны тизрәк һәм тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итә. 2011 елның 1 сентябреннән мин “Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты белән эшли башладым. Дәресләремне балаларга кызыклы, файдалы итеп үткәрергә тырышам. Татар теле дәресендә алфавит , хәрефләр турында гына өйрәнсәк укучыларга бик үк кызык та булмас иде. Шуңа күрә тормышта кирәк булан юл билгеләре, юл әлфбасын да өйрәнне кирәк дип саныйм. Чөнки кечкендән балалар сак, игътибарлы булып үсәргә тиешләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, дәрес вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен укучының күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмчебез, ә эшебез нәтиҗәле булыр.
Тип материала: Архив RAR (rar)
Размер: 25.62 Mb
Количество скачиваний: 4
Просмотров: 111

Похожие материалы