Урок татарской литературы Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез,танышабыз: мин гап-гади Инсаф.”

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
Алтмышынчы еллар татар прозасында кыска хикәяләре һәм повестьлары белән танылган Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин 1932 елның 23 декабрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә җиде класс һәм 1952 елны Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары ике ел (1956—1958) Төмән өлкәсендә авыл укытучысы булып эшли. 1958—1960 елларда ул — «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, ә 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара.Газиз Мөхәммәтишының исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ. б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ. б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтәге бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхлакый-фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967—1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре дә бар. Шулардай Кама буендагы төзелешләрнең берсендә эшләүче комсомол яшьләр тормышыннан алып язылган «Тынгысыз төн» комедиясе (әсәр «Казан утлары» журналының 1969 елгы 7 санында басылган), үз вакытында Татар дәүләт күчмә .театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала.Шулай да Газиз МөхәммӘтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр —ул аның хикәяләре. Бу жанрда ул Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камаллардан башланган һәм К. Нәҗми, Ә. Еники, И. Гази, М. Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итте. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ. б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет-композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел-сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Аның хикәяләрендә иң җитди фикерләр дә, уен-көлкегә төрелеп, мавыктыргыч деталь-күренешләр, тормыш ситуацияләре аша бирелә, чынбарлыктагы гадәти вакыйгалардан эчке мәгънә эзләнә, аларны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрергә омтылу сизелә.Г. Мөхәммәтшин 1972 елның 17 февралендә вафат булды. Ул 1960 елдан КПСС члены, 1961 елдан СССР Язучылар союзы ч
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 15.88 Kb
Количество скачиваний: 20
Просмотров: 144

Похожие материалы