Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару.
Предмет:
Математика
Категория материала:
Конспекты
Автор:
Абдуллин Раушан Ринатович
Материал Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару. автора Абдуллин Раушан Ринатович временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
Тема: Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару. Максат: 1. Укучыларга уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару турында мәгълүматлар бирү. 2. Мисаллар эшләү күнекмәләрен үстерү. 3. Чисталык, төгәллек сыйфатлары тәрбияләү. Материал: Ю.Н.Макарычев һ.б. “Алгебра 7”, 118 бит Җиһазлау: мультимедийный проектор, ноутбук, презентация Дәреснең тибы: яңа тема аңлату Укыту алымы: репродуктив Дәрес барышы: 1. Оештыру өлеше: -исәнләшү -укучыларны барлау 2. Белемнәрне актуальләштерү: - өй эшен тикшерү - телдән исәпләү ( 1 кушымта ) - тарату законы: (а+в)с = ас + вс 3. Яңа төшенчәләр бирү: Исәпләгәндә күпбуынны берничә буынның тапкырчыгышы белән алыштыру файдалы була. Күпбуынны ике яки берничә күпбуын тапкырчыгышы рәвешендә күрсәтү күпбуынны тапкырлаучыларга таркату дип атала. ( 2 кушымта) 6а2в + 15в2 күпбуынын карап китик. Аның һәр буынын тапкырлаучыларның берсе 3в га тигез булган тапкырчыгыш белән алмаштырырга мөмкин: 6а2в + 15в2 = 3в 2а2 + 3в 5в Килеп чыккан аңлатманы тарату үзлеге буенча ике тапкырлаучының тапкырчыгышы рәвешендә күрсәтеп була. 3в 2а2 + 3в 5в = 3в(2а2 + 5в) Шулай итеп, 6а2в + 15в2 = 3в(2а2 + 5в) Күпбуынны тапкырлаучыларга таркатуның без кулланган юлы уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгару дип атала. Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгарганда: 1.Саннар арасыннан иң зур уртак бүлүче җәя тышына чыга. 2.Үзгәрешлеләрдән иң кечкенә дәрәҗәдә булганы чыга. 3. Белем һәм күнекмәләрне үзләштерү: № 703. Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгарырга: а) 5х + 5у = 5(х+у) (укучылар тактада эшлиләр) Физкультминутка. № 705. Тапкырлаучыларга таркатырга: а) 7ах + 7вх = 7х(а+в) (укучылар тактада эшлиләр) №706. Уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгарырга: а) а2 + а = а(а+1) (укучылар тактада эшлиләр) 4. Дәресне йомгаклау: - нәтиҗә ясау - билге кую 5. Өй эше: - укырга 118-120 бит - №704, №707 тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә.
Тип материала:
Документ Microsoft Word (doc)
Размер:
29.5 Kb
Количество скачиваний:
19
Просмотров: 119
Похожие материалы
© Uroki.me — архив знаний, созданных учителями. 2015–2025
Сайт содержит только сведения о недоступных материалах.
Все права на оригинальные работы принадлежат их авторам.
Мы уважаем права авторов и правообладателей.
При обнаружении ошибки или нарушении авторских прав — напишите через
форму обратной связи .
Политика конфиденциальности сайта Uroki.me