Внеклассное мероприятие на татарском языке

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема. "Яңа Чишмә җире - игенчеләр иле" Туган як, хезмәт кешесе

турында патриотик сыйныфтан тыш тәрбия чарасы. Максат.

Яңа Чишмә районын авыл хуҗалыгы буларак таныштыруны дәвам итү.

Икмәкнең күп кеше хезмәте белән табылуын аңлату.

Игенче хезмәтенә хөрмәт, сакчыллык тәрбияләү.

Кичәнең барышы:

Сөлге өстенә куелган икмәк һәм тоз тотып татар милли киеме кигән малай һәм кыз чыга. Алар Э. Мөэминованың “Икмәк” шигырен укый.

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Икмәк – игенченең җан җылысы

Җир-ананың кадер хөрмәте.

Яшәү тамыры ул бар йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә - тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме –

Шул сүзләргә бәйлә һәммәсе!

Укытучы. Икмәктән дә тәмлерәк, икмәктән дә туклылырак, икмәктән дә кадерлерәк ризык дөньяда юктыр ул!

– Бүген без кыйммәтен башка берни белән дә тиңләп булмый торган икмәкне үстерүче Яңа Чишмә җиренең уңдырышлы кара туфрагында, иркен басу-кырларыбызда мул уңыш үстерүче игенчеләр белән очрашабыз.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 392 Kb
Количество скачиваний: 28
Просмотров: 125

Похожие материалы