Якташыбыз язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган дәрестән тыш чара
Предмет: | Другое |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Галлямова Гульуся Надировна
|
Якташыбыз Нәби Дәүли иҗаты буенча мәктәптә бик күп чаралар үткәрелә. Укучыларыбыз якташыбызның иҗаты, тормыш юлы белән кызыксыналар, аның безнең районда туу белән горурланып шигырьләр язалар. Әлеге интеллектуаль бәйгедә укучылар һәр елны яратып катнашалар.Һәр елны ниндидер яңалык кертергә тырышалар.1977 елда Нәби Дәүлине "Участник антифашистского движения в лагере смерти Бухенвальд-Дора» медалебелән бүләкләү турында указга кул куела. Ни кызганыч, ул бу турыда белмичә , якты дөньядан китә.1990 нчы елда гына медаль якыннарына тапшырыла. Нәби аганы күргән , аның шигырьләрен үз авызыннан ишетеп калу бәхетенә ирешкән зат буларак , йөрәгем белән һаман аңлап бетерә алмыйм : кайдан килгән шундый тыйнак кешегә мондый олы талант , мондый төкәнмәс илһам ?! Сорауларыма җавап эзлим аның шигырьләреннән. Аның “ яшәү белән үлем арасында “ узган гомере юлларыннан эзлим .
Һәм җавап табыла сыман – туган җир һавасы гына , аның чишмә сулары гына шунда , янәшәдә гомер кичергән , беренче адымында таяныч булып , гомереңнең соңгы мизгелендә дә сине җаныңа якын иткән кешеләр генә ул көчнең , ул илһамның , ул талантның
чыганагы ” дип яза танылган журналист Ил Газиз .
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 59.5 Kb |
Количество скачиваний: | 6 |