Юл «с» хәрефе Татар тле 1 класс

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Елмайган кояш кебек?(күтәренке кәефлеләр кул чаба) Бераз болыт капладымы? (төшенкерәк кәефлеләр булса ,кул чабалар) Киттеме яңгыр сибеп?(начар кәефлеләр өчен) - Күрәм,кәефегез бик яхшы,болай булгач, без дәрестә күп нәрсәләр өйрәнербез.Хәзер бер- беребезгә карап елмаеп алыйк та ,дәресне башлыйк

I. Уку мәсьәләсен кую һәм актуальләштерү -Балалар, безгә бу дәрестә бик тә игътибарлы булырга кирәк, чөнки без та-гын бер сыйныфташыгызның исемен язарга өйрәнербез һәм сез үзегезнең « Сыйныфташым »блокнотына дөрес итеп язма хәрефләр белән аның исемен язып куя алачаксыз. Әйдәгез, хәзер игътибарлылыгыгызны ачыклап алыйк. 1.

« Уйлап кара » уены ( слайд 3 ) З с н а м - Балалар, монда кайсы хәреф артык һәм ни өчен? Берничә вариантын табыгыз.( « З » хәрефе артык, чөнки ул баш хәреф, калганнары юл хәреф-ләр; а хәрефе артык, чөнки ул сузык аваз хәрефе , башкалары тартык аваз хәрефләре; « с » хәрефе , чөнки без аны яза белмибез, ә калган хәрефләрне язарга өйрәндек.) - -Балалар, димәк, без бүгенге дәрестә кайсы хәрефне язарга өйрәнергә тиеш булабыз инде? -Юл « с » хәрефен

2. « С » хәрефе һәм [с] авазы турында кабатлау -Әйдәгез әдәби уку дәресен искә төшерик . « С » хәрефе турында кем сөйләп китәр икән? Ә калганнар игътибар белән тыңлый ,кирәк булса төзәтмәләр кертергә әзерләнә. - « С » хәрефе [с] авазын белдерә, парлы саңгырау тартык аваз хәрефе , пары –з ( слайд 4 )

3.Кулны язарга әзерләү күнегүләре - Әйдәгез, кулларыбызга перчатка киик тә кар атышлы уйнап алыйк (слайд5) 4

IV. Яңа белем ачу 1.Укучылар хәтерендә хәрефнең күрмә образын формалаштыру. -Балалар, дәфтәрнең 26 нче битен ачып рамкага алынган хәрефләрне табыгыз .Басма юл « с » хәрефе астына сары, язма « с » астына зәңгәр фишка куегыз -Чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын табыгыз. -Зәңгәр рамкага алынган язма хәрефне яхшылап өйрәнегез. - Бу элементны без кайсы хәрефләрдә очраттык? -Дәфтәрнең өске уң як почмагыннан бу элементны табып билгеләгез. -Күршегезнең эшен карагыз.Ул дөрес эшләгән дип уйлыйсызмы? (хаталар булса, төзәтү) -Ә хәзер кирәкле өлгеләрне табып « с » хәрефен төзеп карагыз. -Дөреслеген ачкыч ярдәмендә тикшереп чыгыйк.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 1.7 Mb
Количество скачиваний: 42
Просмотров: 209

Похожие материалы