Юл йөрү кагыйдәләре

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Конспекты
Автор:
Максат: 1.                             Юл аша чыкканда светофорның төсләренә, машиналарның юнәлешенә игътибар итәргә өйрәтү. 2.                             Машиналарның күп төрле булуын, аларның кешегә күрсәткән файдаларын искә төшерү. 3.                             Юл инспекторы хезмәте белән таныштыру. Материал: светофор, юл билгеләре, руль, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр. Шөгыльнең барышы: Идәндә юл билгеләре, светофор, юл өчен сызыклар, уенчык машиналар. Тәрбияче: Балалар, сез биредә нәрсәләр күрәсез? Балалар: Ниндидер түгәрәкләр, рәсемнәр. Тәрбияче: Болар болалар юл билгеләре дип атала. Әйдәгез әле, бергәләп кабатлыйк. Балалар: Юл билгеләре (2-3 тапкыр).. Тәрбияче: Ә бу юл билгеләре ни өчен кирәк микән соң? Сезнең аларны күргәнегез бармы? Балалар: Бар. Урамнарда бар алар. Юлда дөрес йөрү өчен. Тәрбияче: Әйе, балалар. Урамда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен юл билгеләре кирәк. Ә безгә аларны өйрәнергә кирәк. Тәрбияче: Ә хәзер исегезгә төшерик әле. Мин сезгә бер шигырь сөйлим, ә сез аның нәрсә турында икәнленген миңа әйтерсез. Урам уртасында тора Өч күзле бер командир. Үзе усал, үзе кырыс, Үзе безгә якын дус. Аның күзләреннән чыга Кызыл, сары, яшел ут. Безгә чиратлап чәчә ул Төрле күздән, төрле ут. Балалар: Светофор. Тәрбияче: Дөрес, бу светофор. Тәрбияче: Светофорда нинди төсләр бар? Балалар: Кызыл, яшел, сары. Тәрбияче : Кайсы төстә без нишләргә тиеш әле? Әйдәгез искә төшерик. Балалар: кызыл ут янса-көтәргә, сары утта - әзерләнергә, ә яшел утта - кузгалырга. Тәрбияче: Хәзер уен уйнап алыйк. Берничә бала машина була, алар кулына руль тоттырабыз. Ә калганнары -. Җәяүлеләр   Ә минем кулымда Кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр. Мин җәяүлеләр өчен яшел түгәрәк күтәрсәм, бу вакытта машинадагыларга кызыл түгәрәк була. Җәяүлеләр юлны аркылы чыга, ә машинадагыла көтеп тора. Һәм киресенчә. (Уенда җиңүчеләр билгеләнә).
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 14.79 Kb
Количество скачиваний: 18
Просмотров: 87

Похожие материалы