За семью печатями химия 7-9 класс

Предмет: Химия
Категория материала: Конспекты
Автор:

1. Безнең герой 1730 елның 13 ноярендә генерал- аншеф гаиләсендә дөньяга килә. Ул чорлардагы традицияләр  буенча , аны 12 яшеннән үк Семеновский гвардейский полкка солдат итеп билгелиләр, ләкин ул 1748 елдан гына хезмәт итә башлый.Бала чагыннан ук бик  ябык, еш авыручан була безнең герой. Андыйларга хәрби карьера турында бөтенләй уйламаска да бит, ләкин безнең героебыз нәкъ менә бөек полководец булу  турында хыяллана: бөек хәрбиләр турында китаплар укый, үзен төрлечә чыныктыра: салкын суда коена, атта йөри, гимнастика    белән  шөгыльләнә. Аның кумиры борынгы атаклы полководец була. Ул полководец безнең геройга кадәр 2000 ел элек үк Карфагенда яшәгән. 9 яшеннән үк әтисе – полководец Гамилькар Барка белән хәрби походларда катнашкан. Шуңа күрә физик яктан бик көчле, чыныккан булып үскән. Йөгерү, сикерү, көрәшү, кылычта сугышу ярышларында бер генә яшьтәше дә аны уздыра алмаган. 15-16 яшеннән үк стройда басып солдатлар белән бәрелешләрдә катнаша башлый: иң беренче булып сугышка керә торган була, үзен бик кыю һәм тәвәккәл, шул ук вакытта акыл белән дә эшли белә торган сугышчы итеп күрсәтә. Гаскәр башлыгы улы булуына карамастан, солдатлар белән бергә яши: алар белән ашый, йоклый, солдат тормышының бөтен авырлыгын тигез күтәрә. 18 яшендә, әтисе сугышта һәлак булганнан соң, үзе гаскәр башлыгы булып кала. Ул вакытларда Карфагенның төп дошманы куәтле Рим дәүләте була. Римлылар Урта диңгез буенда иң көчле һәм күпсанлы армия тоталар, шуңа күрә Карфагенны җиңү бик җайлы булыр дип уйлыйлар. Ләкин безнең геройның кумиры шулкадәр оста полеоводец була, ул данлыклы Рим армиясен берничә мәртәбә җиңүгә ирешә. Бигрәк тә Канны шәһәре янындагы җиңү гаҗәеп була: Карфагенның 40 меңлек гаскәре Римның 80 меңлек легионнарын камап ала һәм тулысынча тар-мар итә.Шуннан соң римлылар карфагенлылар белән зур сугышларга кермәскә тырышалар. Сугыш Рим территориясендә барганлыктан, Карфаген армиясенә бик авырга туры килә: аңа ярдәм итүче булмый. Гаскәр ачлы-туклы яши, кечкенә сугышларда, авырулардан рәтләре сирәкләнә. Ә римлылар корал тота алырдай бөтен кешене дә сафка бастыралар. Безнең эрага кадәр 202 елны Зом дигән урында хәлиткеч бәрелеш була. Римлылар Карфаген ягында сугышучы нумидиялеләрне сатып алалар, хыянәт аркасында карфагенлылар җиңелә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 21.5 Kb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 93

Похожие материалы