23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә сыйныфтан тыш чара "Әти кебек булырмын"

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Бүген зур бәйрәм –“Ватанны саклаучылар” көне. Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, табыннарыбыз да мул, җаннарыбыз тыныч була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир егетләребез тора.

Хөрмәтле ир –егетләребез! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

Исәнмесез, минем өчен кадерле булган балаларымның иң кадерле кешеләре - әтиләр! Сезнең кайберләрегезнең әллә никадәр кичектергесез эше дә булгандыр, бәлки.Әмма сез бүгенге көнегезне балаларыгызга багышладыгыз. Рәхмәт сезгә! Яраткан улларыгыздан, кызларыгыздан кайнар котлау кабул итегез.

Бу бәйрәм концертыбызны илебезнең иминлеге хакына үз гомерләрен, көчләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмаган Ватан сакчыларына да багышлыйбыз.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 59 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 128

Похожие материалы