3 сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе « Алмашлык»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
Тема:  Алмашлыклар. Зат алмашлыклары. Максат:  Укучыларны алмашлыклар,зат алмашлыклары белән                   таныштыру; алмашлыкларнын сөйләмдәге ролен күрсәтү,                      аларны  дөрес кулланырга өйрәтү; дәрескә кызыксыну уяту;                        укучылырнын сүз  байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү. Жиһазлау: Презентация «Зат алмашлыклары»,  карточкалар, магнитофон.                                               Дәрес барышы: I.                   Оештыру өлеше.                                                       Классны туплау һәм унай психологик халәт тудыру. II.                Актуальләштерү. Үткән дәрес материалын искә төшереп китик әле. Нәрсә ул сан? ( Укучы җавабы интерактив тактада тикшерелә) -          Ул нинди сорауларга җавап бирә. -          Ул нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?  Тест эшләү. -          Укучылар, тактадагы  җөмләгә  игътибар итик әле. Бас кызым әпипә, син басмасаң мин басам. Шушы җөмләне сүз төркеме буеча тикшерергә. -          Кайсы сүзләрне билгели алмадыгыз. -          Мин, син сүзләрен. -          Без менә шул сүзләрне бүген кайсы сүз төркеменә керүен карап китәрбез. Аның өчен  безгә  ребусны чишергә кирәк. 1. Ребусны чишү. - Нинди сүз яшерелгән монда? (алмашлык) III. Яңа тема өстендә эш. - Ничек бу сүзне анлыйсыз? (жаваплар бирәләр) -Дөрес, балалар, алмашлыклар жөмләдә исемнәрне алмаштырып килә торган сүзләр. Рус телендә дә  местоимение - вместо имени- исемне алмаштырыр өчен кирәк. Рәсем буенча эш ( плакат) -          Карагыз әле рәсемгә.Нинди сүзләр безнен исемнәрне алмаштырып килә? -          Кеше берүзен ничек атый? (мин) -          Иптәшегезгә кем дип эндәшерсез? (син) -          Сезнен янга килеп баскан кешене кем диярсез? (ул) -          Мин һәм син. Икесе бергә кем була? (без) -          Син һәм ул. Икесе бергә кем була? (сез) -          Калганнарга кем дип әйтәсез? (алар) -          Дөрес, балалар. менә шул алмашлыклары була. Зат сүзе- лицо, личный- личные местоимения. Алмашлыклар берлек һәм күплек санда булалар. -          Хәзер дәфтәрләрне ачтык , числоны язабыз.Матур язу күнегүе. IV. Ныгыту. -          Хәзер инде алмашлыкларнын нәрсә икәнен белдек. -          Хәзер китапларның  92 битен ачтык. 181 нче күнегүне эшлибез. -          Текстта таба алырсызмы? Мин сезгә хатттагы текстны укыйм, сез шул текстта очрашкан алмашлыкларны табыгыз да, дәфтәрегезгә языгыз. Тактада текст. 1. Мин өченче сыйныфта укыйм. Абый миннән олырак. Ул алтынчы сыйныфта укый. 2. Илшат, Илнур һәм Фәрит балыкка киттеләр. Алар яр буенда, балык каптырып озак утырдылар. 3. Сабантуй – зур бәйрәм. Аңа алдан әзерләнәләр. Мәйдан уртасында көрәш була. Аны кечкенә малайлар башлый. Без Сабантуйны көтеп алабыз.   Укучылар  текстан  алмашлыкларны язалар(Син, мин, ул, без, алар) V.                Физминутка: Карга килә казан аса, Торна килә, тоз сала, Песнәк килә пешерә, Чыпчык килә тикшерә, Әдип ашап бетерә. Тактада бирелгән текстны укыгыз: Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Кар бөртеге бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Кар бөртекләрен түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар  күп булса – иген мул булыр. -         Текстка карата үз фикерегезне әйтегез. ( Гел бер сүз- кар бөртеге сүзе кулланылган). -         Гел бер сүзне кабатламас өчен нишләргә кирәк? ( Кар бөртеге сүзен зат алмашлыгы белән алмаштырырга кирәк). -         Тикшерәбез. -         Кайсыгыз текстны дөресләп укып бирер? Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Ул бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. Аны түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар күп булса – иген мул булыр. -         Зат алмашлыклары бер үк сүзне берничә тапкыр кабатламас өчен кирәк. -Табышмакларга жавапларын бирегез. нинди алмашлыклар монда яшеренгән? Табышмаклар: Сырлы, сырлы, сырлы ул, Безнен белән жырлый ул, Биетә дә жырлата. Күнелле ул, монлы ул.             (гармун) Бер йомгакта мен энә, Сина тими, син тимә.               (керпе) Син туктасан- туктый, син барсан- бара. Ул нәрсә?Я уйлап кара.                         (күләгә) «Син» да бар, «мин» да бар, «Алар» да юк. Ул нәрсә?                 (и һәм н хәрефе) -Алмашлыклар  безнен телдә бик кирәк сүзләр икән. Аларсыз гел генә  кабатланган исемнәр белән жөмләләр ямьсез булыр иде, шулаймы? Зат алмашлыклары безнен сөйләмдә бик ешкына очрашалар. Ә менә «мин»   дә «мин» дип кенә әйтү килешә микән? Менә шунын турада татар телендә  бик акыллы мәкальләр бар. 6. Мәкальләрне язу. Укучылар мәкальләрне тактага чыгып язалар, укытучы ярдәмендә анлатма бирәләр. Мәкальләр: «Мин» дигән мисез булыр.      «Мин-мин» дигәннен кулыннан эш килмәс.       Мин- минлек – кимлек.       «Мина»  дип кенә булмый, «сина«сы да кирәк. Тактада: Мисез- глупый Мин- минлек- высокомерие   VI.             Дәрескә йомгак. -         Сез бүген нәрсәләр белдегез? -         Алмашлыклар ни өчен кирәе?   Өйгә эш бирелә:  183 нче күнегү. Кагыйдәне ятларга
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 45 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 158

Похожие материалы