3 сыйныйта татар теле дәресе. Тема: «Кушма һәм парлы сүзләр»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Бу дәресем- ныгыту дәресе.

Ул ФГОС таләпләренә туры китереп төзелде.Дәресемә түбәндәге максатлар куйдым. Кушма һәм парлы сүзләрне аера,дөрес яза белергә өйрәтү.

Укучыларның үз фикерләрен әйтә,дәлилли,шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүлүренә ирешү. Белем алуга омтылыш,Табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.  

Дәрестә куйган максатыма ирештем дип уйлыйм..

"Выдержка из материала:

Тема. Кушма һәм парлы сүзләр.

Максат. Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.Материал. З.И.Җамалетдинова “Татар теле” 3 класс.“Мәгариф” журналы №8 2000, №3 2000, №3 2001А.Х.Нуриева “Татар теленнән дидактик материаллар”- 3 класс

Җиһазлау. Тест биремнәре (аерым битләрдә)Индивидуаль карточкалар (кушма сүзләр)Оя рәсемнәре. НоутбукМөстәкыйль эш өчен таблица

Дәрес барышы.

"1.Оештыру өлеше.

Исәнмесез,укучылар,утырыгыз.Татар теле дәресен башлыйбыз.Рәсемле рефлексия.

Менә сезнең алдыгызда өч рәсем. Сезнең бүген кәефләрегез ничек? Үз кәефегезне чагылдырган рәсемне сайлыйк әле. Бик яхшы.(рәсемне такта кырыена беркетү) Ул көн буена сезнең кәефегезне күтәреп торсын.Без бүген кушма һәм парлы сүзләр турында белемнәрне ныгытырбыз.

"2.Актуальләштерү.

- Безнең халыкта “ Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар” дигән мәкаль бар.
“ Табышмак әйтәм” уены.А) Аягын-башын яшерә җил гөлТаш күлмәге эченә. җимеш(Ташбака) яр төн

Б)Үзе күренми, үзе сызгыра, боекҮзе бар нәрсәне пыр туздыра.( җил- давыл)В)Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш) канат ташГ)Су өстендә сары май.( төнбоек) Д) Төнлә очарга ярата, бака давылКөндез очмый, йокыга ята.( ярканат)

Бер укучы карточкадан сүз төзи.(Ташбака)Икенче укучы ясалышын һәм дөрес язылышын аңлата.(Ташбака-бу кушма сүз,таш һәм бака сүзләре кушылып ясалган.Бу сүз кушылып языла.3.Презентация.Рәсемдә сурәтләнгән предметларга парлы сүзләр уйлап әйт.1 слайд.җиләк-җимеш.2 слайд. Савыт-саба.3 слайд. Бала-чага.4 слайд. Хатын-кыз5.слайд. ипи- тоз6 слайд. Малай-шалай.

"4.Дәреслек буенча эшләү.

97 нче күнегү,36 бит.Күнегүне башта эчтән, аннары язып эшләү. 5. Физкультминутка. Күзләрне ял иттерү.

"6.”Сүзләр чылбыры” уены.

телдән Укучылар гөл сүзеннән кушма сүзләр төзеп әйтәләр. Кем күбрәк сүз төзи, шул җиңүче була. Мәсәлән: Гөлүсә, Гөлнур, Гөлбикә, Гөлниса, Гөлзәйнәп, Гөлбану, Гөлхәбирә, Гөлҗәүһәр, Гөлназирә,....

"7. “Кем дөрес яза” уены

Тактага сүзләр язылган: төн...як, йөз...яшәр,тигез...янлы,аш...яулык, мең...яфрак,кул...язма,ал...япкыч,шәл...яулык, бер...юлы, дөн...я, ар...як, Кызыл...ярНокталар урынына ъ, ь дөрес куеп язарга. Ике сүз белән җөмлә төзергә.

"8. “Оя” уены.

Укучыларга көньяк, башкала, балачак дус-иш, аллы-гөлле,исән-сау, ипи-тоз, өчпочмак,аккош,көн-төн сүзләре язылган карточкалар өләшенә. Такта янына чыгып укучылар шул сүзләрне “Кушма сүзләр, “ Парлы сүзләр” дигән ояларга тутыра.

"9. Тест эшләү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

"10. Дәрескә йомгак ясау. рефлексия

- Кушма сүзләр ничек ясала? - Алар ничек языла? - Нәрсә ул парлы сүз?- Парлы сүз ничек языла? (Сорауларга җавап бирү)

"11. Өйгә эш.

1) 99 нчы күнегү. 

2) Кушма һәм парлы сүзләр кергән 6 мәкаль язып килергә.

Укучыларның дәрестә катнашуларыннан чыгып, белемнәре бәяләнә. 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 51 Kb
Количество скачиваний: 91
Просмотров: 311

Похожие материалы