7 нче сыйныф (рус төркеме). Тема :"Минем буш вакытым"

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

7 нче сыйныф (рус төркеме). Тема :"Минем буш вакытым"

Максат: «Буш вакыт» темасын өйрәнүне дәвам итү; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда ихтыяр көче тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор.

Материал: мэнэдж мэт, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Дәресне оештыру.(Сыйныф-тынычлану сигналын куллану)

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Укучылар, кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

- Яхшы, утырыгыз. Әйдәгез әле иптәшләрегез белән исәнләшик. Җилкә буенча иптәшегез белән җилкәләрегез белән кагылып, каршыгыздагы иптәшләрегез белән кулларыгыз белән кагылып исәнләшегез.

II. Актуальләштерү.

1.Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. ДЖОТ ТОТС (үтелгән тема буенча сүзләрне укучылар төрле тәртиптә кәгазьгә язып өстәл уртасына куялар )

Шөгыльләнә, спорт белән, очраша, урамда йөри, әнигә булыша,рәсем ясарга ярата, бик кызыклы.

Җөмләләрне тәрҗемә итәргә.

Алсу мәктәптән кайткач, буш вакыты булуга әнисенә булыша. Буш вакытым булганда мин әнигә булышам. Минем дустым буш вакытында рәсем ясарга ярата. Айгөл буш вакытын бик кызыклы үткәрә. Безнең сыйныф малайлары буш вакытларында спорт белән шөгыльләнәләр. Марат белән Айнур буш вакытларында дуслары белән очрашырга яраталар.

(Һәрбер җөмләнең тәрҗемәсен аерым өстәлдәге аерым укучыдан сорау.)

2. Өй эшен тикшерү.

- 1нче төркем буш вакыт темасына презентация, - 2нче төркем диалог, - 3нче төркем рәсемнәр әзерләп килә.

III. Төп өлеш.

1.Тема буенча әңгәмә оештыру.

– Укучылар,димәк, безнең бүгенге дәресебез нәрсә турында була? (җаваплар)

Сез буш вакыт сүзен ничек аңлыйсыз? Буш вакытта нишләргә була?

Әйдәгез яңа сүзләр белән танышып алыйк.

2.Яңа сүзләр,сүзлек өстендә эш. Укучылар сүзләрне тәрҗемә итәләр. Аерым өстәл аерым укучы җавап бирә. (1 мин)

Файдалы – полезный

Файдасыз – без пользы

Вакытым юк – нет времени

Бик арам – очень устаю

Тик яту – бездельничать

Сүзләрне сүзлек дәфтәренә язып кую. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Тик-тэк-тоу Релли Робин

-Таратылган карточкаларда сүзләр язылган 1нче һәм 3нче номерлар җөмлә төзергә, ә 2нче һәм 4нче номерлар шул җөмләне тәрҗемә итәргә тиеш булалар,һәм бер-берсенә күрсәтәләр. (3 мин)

-Укучылар, ә хәзер без сезнең белән бер-беребезнең буш вакытыбызда ни белән шөгельләнгәнегезне беләбез. Бер-беребезгә карадык,елмайдык.

Инсайд-аутсайд секл. (Б хәрефе астындагы укучылар тышкы түгәрәк, а А хәрефе астындагы укучылар эчке түгәрәк ясый үз каршыларындагы иптәше каршына басалар. Музыка астында түгәрәк буйлап йөриләр музыка туктагач каршындагы иптәше белән әңгәмә коралар. Сорау Мин буш вакытымда...)

- Иптәшләрегезгә рәхмәт әйтергә онытмагыз. Урыннарыгызга үтегез.

- Хәзер уйлап алабыз.

Финк –райт-раунд робин (“уйла- яз- әңгәмә кор”)Вакытны файдалы итеп үткәр, вакытыңнан дөрес файдалан. Сез бу киңәшләр белән ризамы? Ничек итеп буш вакытны файдалы итеп үткәреп була?

Ял минуты

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 25.24 Kb
Количество скачиваний: 33
Просмотров: 164

Похожие материалы