9 нчы татар сыйныфы өчен дәрес эшкәртмәләренең дәвамы

Предмет: Директору-завучу
Категория материала: Конспекты
Автор:

                                5 нче дәрес (4 нче бирем)                   

Тема: Татар орфографиясенең төп принциплары.

 Максат: татар орфографиясенең төп принциплары турында төшенчә бирү һәм, шуларга нигезләнеп, дөрес язу күнекмәсен камилләштерү.

  Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 23 нче күнегү;

ә) и 24 нче күнегү.  Үзбәя.

Искәрмә: белемнәрне актуальләштерү һәм өй эшләрен тыӊлау урынына хаталарны төзәтү өстендә эш башкарырга да мөмкин.

3.УМ кую ситуациясе. 4 нче бирем.  К.җ.: Модельнең исеме  Татар орфографиясенең төп принциплары булырга мөмкин. Димәк, без бүген шул турыда сөйләшербез.Үзбәя.Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 25 нче күнегү. К.җ.:  

 

                          Татар орфографиясенең төп принциплары

 

фонетик            морфологик            график              экономия            тарихи-традицион

ишетелгәнчә язу     сүзнең беренчел                   алынма сүзләрне           сүзләрне                    сүзлзрне борынгыча язу

                                 морфологик нигезен           шул телдәгечә язу         кыскартып язу

                                  саклап язу

Үзбәя.

2. 26 нчы күнегү. К.җ.: 1. Фонетик принцип: сулыш, алсу. 2. Морфологик принцип: зыянлы, көлке. 3. График принцип: менеджмент,филолог.  4.Экономия принцибы: журфак, АЭС. 5. Тарихи-традицион принцип: 20 нче урын, 15 ләп кеше. Үзбәя.

3.  27 нче күнегү. К.җ.: 1. Буранлы – [бураонны]. 2. Гомер – [ғөмөр]. 3. Йөзлекәй-[йөзлөкәй], борынгы – [бороңғо]. 4. Җиңелүләр –[җиңлүләр], илтә ала – [илтәлао]. 5. Соры - [соро]. Үзбәя.

4. 28 нче күнегү. К.җ.:                                                                                                                                                                          

   ф.пр.                м.пр.             ф.пр.           эк. пр.      г. пр.       т.-тр.пр.   м.пр.           г.пр.              ф.пр.         м.пр.

киләчәктә, имәнлек, дусларча, КДУ, гитара, 5% лы, сүнгән, формула, түбән, тәнкыйть,

     эк.пр.                   м.пр.             ф.пр.         ф.пр.        г пр.               т.-тр.пр.                м.пр.             г.пр.

медколледж, китә ала, сораш, күбрәк, помидор, 98 не 2 гә бүл, явымсыз, фильм    Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 29 – 31 нче күнегүләр.

                                              Лексикология

                                       6 нчы дәрес (5 нче бирем)                                         

Тема: Татар әдәби теленең сүз байлыгы.

 Максат: сүзнең лексик мәгънәсе һәм грамматик мәгънәсе төшенчәләрен актуальләштерү, бер һәм күп мәгънәле сүзләрне, күп мәгънәлелек барлыкка килү ысулларын аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 30 нчы күнегү;

ә) и 31 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 5 нче бирем.  К.җ.: Сүзнеӊ мәгънәсен, телнеӊ сүз байлыгын өйрәнә торган бүлек  лексикология дип атала. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 32 нче күнегү. К.җ.:  1. Лексик мәгънә: Авылга – кешеләр яши торган урын мәгънәсен белдерә. Ерак – зур ара, якын түгел дигәнне аңлата. Грамматик мәгънә: авылга - исем, юнәлеш килешендә, берлек санда, җөмләдә урын хәле була. Хәтле – бәйлек, юнәлеш килешен таләп итә,ике сүзне бәйләү өчен хезмәт итә. Ерак – рәвеш, урын рәвеше, җөмләдә урын хәле була. Әле – кисәкчә, ышандырып әйтүне белдерә.2. Лексик мәгънә: Габдулла - ир-ат исемен белдерә. Апасының – үзеңнән өлкәнрәк булган кыз туганын белдерә. Йөзенә – чыраена, битенә дигән мәгънәдә кулланыла. Карады – күз салу, карашын юнәлтү мәгънәсен белдерә. Грамматик мәгънә:  Габдулла - исем, баш килештә, берлек санда, җөмләдә ия була. Апасының - исем, иялек килешендә, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, җөмләдә аергыч була. Йөзенә - исем, юнәлеш килешендә, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык була.Карады – фигыль, III затта, берлек санда, билгеле үткән заманда, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә − хәбәр.Үзбәя.

2. 33 нче күнегү. К.җ.: 1.Бүлмәбез белән – метонимия. 2. Очлы күз – метафора. 3. Метафора – ак күңелле. 4. Йөзләрне – синекдоха. 5. Арыш – синекдоха.  Үзбәя.

3. 34 нче күнегү. К.җ.: (Курай белән җыр ) агыла башлый – ишетелә дигән мәгънәдә. Капкынга эләккәндәй – аерылып китә алмау мәгънәсендә. Татлы әсирлек – үз теләгең белән тоткын булу мәгънәсендә. Бөтен дөньяны онытып – берни турында да уйламау мәгънәсендә. (Дала) җәелә дә җәелә – зур , киң дала мәгънәсендә. (Бөркет) йөзә – салмак, тыныч кына оча мәгънәсендә. Үзбәя.

4. 35 нче күнегү.  К.җ.: Ак ромашка – ак көнләшү, алтын беләзек – алтын туй, бәхет теләү – бәхет йолдызы,сары роза – сары сагыш, салкын су – салкын караш, таш вату – таш йөрәкле, көмеш алка – көмеш чәчләр, күзгә дару салу – бәйләм күзе, чиста кием – чиста намус, тел күрсәтү – телгә килү. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 36 – 38 нче күнегүләр.

                                           7 нче дәрес (6нчы бирем)

Тема: Синонимнар.

 Максат: синонимнар төшенчәсен актуальләштерү, доминанта сүзнең вазифасын искә төшерү, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 37 нче күнегү;

ә) и 38 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 6 нчы бирем.  К.җ.: Мәгънәләре белән бер-берсенә бик якын торган төрле сүзләр синонимнар дип атала. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 39 нчы күнегү. К.җ.: Текстны күчереп языгыз, синонимнарныӊ асларына сызыгыз, алар арасыннан доминанта сүзне билгеләгез.

  

   1.Барысыныӊ да кәефләре яхшы, күӊелләре күтәренке. 2.Бүген һәр бала үзе теләгәнчә, җаны тартканча ял итте: су коенды, балык тотты, төрле уеннарда катнашты, бүләкләр, призлар отты. 3.Тик Зөфәр сизеп, тоеп торды: никадәр генә шат булып күренергә тырышсалар да, Дәминнекеләр сынатты, чөнки табын янында ук күзләре йомыла башлады. 4. Палаткаларга кергәч тә, башкалар шикелле, юк кына сүздән дә кызык табып, шаярып, көлешеп ятмадылар. 5. Башлары мендәргә тиюгә, йомшарып, изрәшеп йокыга талдылар. Үзбәя.

2. 40 нчы күнегү. К.җ.: нәсел, нәсел-нәсәп, ыру

яшәү, тору, гомер итү, көн күрү, гомер сөрү

сагышлы, моӊлы, кайгылы, зарлы, моңсу

әкрен, салмак, талгын,

исәнлек, саулык, тазалык, иминлек

  Үзбәя.

3. 41нче күнегү. К.җ.: Синонимнар

-  мәгънәләре белән бер-берсенә бик якын торган төрле сүзләр,

- якын мәгънә белдергән сүзләр төркеме – синонимик рәт,

- доминанта сүз бөтен рәттәге сүзләр өчен уртак төшенчәне белдерә,

- кешенең сөйләм культурасын үстерә.Үзбәя.

4. 42 нче күнегү.К.җ.: Хәтеремдә, исемдә тотамын, хәтеремдә саклыйм, беләм. Синонимнар куллану сөйләмне матурлый, кабатлаулардан азат итә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 43 – 45 нче күнегүләр.

 

                                    8 нче дәрес (7 нче бирем)

Тема: Антонимнар.

 Максат: антонимнар төшенчәсен актуальләштерү, даими антонимнарны  контекстуаль антонимнардан аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау. 

а) я 44 нче күнегү.

ә) и 45 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 7 нче бирем.  К.җ.: Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр – антонимнар.Димәк, без бүген дәрестә антонимнар  турында  сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 46 нчы күнегү. К.җ.:   дус – дошман (ис.), төньяк – көньяк (ис.), тырышлык – ялкаулык  (ис.), кайгы – шатлык (ис.), кыш - җәй (ис.); ела – көл (ф.), уян – йокла (ф.), ач – яп (ф.), киӊәй – тарай (ф.), ки – сал (ф.); эссе – суык (с.), аяз – болытлы (с.), кичке – иртәнге (с.), ачы – төче (с.), җилле – җилсез, тыныч (с.); ерак – якын (р.), тиз – әкрен (р), юри – чынлап (р.), югары –түҗән (р.), эчтән – тыштан (р.). Үзбәя.

2. 47 нче күнегү. К.җ.: иртә-кич, вакытлы-вакытсыз, яше-карты, ут-су, егыла-тора, эреле-ваклы, уйлар-уйламас,көне-төне, аслы-өсле, җир-күк, ак-кара, кайта-китә, теләр-теләмәс, ул-кыз, уңлы-суллы, җәен-кышын.Үзбәя.

3. Модельләштерү. 48 нче күнегү . К.җ.:       

                                             Антонимнар

                                     − капма-каршы мәгънәле сүзләр,

                                     − ике төре бар: даими һәм контекстуаль,

                                     -  сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтәләр.  Үзбәя.

 4. 49 нчы күнегү. К.җ.: 1) даими антонимнары булган мәкальләр:1,2,3,4,7,8.                         2) контекстуаль антонимнары булган мәкальләр: 1,5,6. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 50 - 52 нче күнегүләр.

                                            9 нчы дәрес (8 нче бирем)

Тема: Омонимнар.

 Максат: омонимнар һәм аның төрләре турында белемнәрне гомумиләштерү, паронимнар төшенчәсен формалаштыру , аларны омонимнардан аера белү күнекмәсен камилләштерү.

 Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 51 нче күнегү;

ә) и 52 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 8 нче бирем.  К.җ.: Бирелгән төшенчәләр арасыннан омонимнар турында аерып сөйләшмәдек. Димәк, без бүген омонимнар турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 53 нче күнегү. К.җ.:  1. Кырда куян эзе бар. (Җыр) – Син әбиләргә кунакка бар. 2. – Ач инде, акыллым! (И.Гази) – Ач кадерен тук белми. (Мәкаль) 3. Икенче көнне кичкә таба нарат астына эскәмия, урындыклар чыгарып тезделәр. (Г.Мөхәммәтшин) – Әнием таба ашлары пешерергә бик ярата. 4. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар. (Г.Ибраһимов) – Алмаз әтисенә безне китереп бирде. 5. Бер генә кеше дә аныӊ телләренә чыдый алмый бит! (Н.Исәнбәт) – Мин укып чыккан китапта 367 бит бар иде. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 54 нче күнегү. К.җ.:

                                       Омонимнар

     - бертөрле аваз составына ия, ләкин мәгънәләре буенча төрле сүзләр,

    - 4 төре бар: саф омоним, омофон, омограф, омоформалар,

    - паронимнар– яӊгырашы ягыннан якын, бер тамырдан булган сүзләр белән бутамаска,

   - омоним сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый.  Үзбәя.

3. 55 нче күнегү.  К.җ.: 1. Кар аталар  - караталар (омофоннар). 2. Яшь – яшь (саф омонимнар) 3. Таң - таң (саф омонимнар) 4. Ура – ура (омоформалар) 5. Җәймә – жәймә (омографлар) 6. Башка – башка (омоформалар).Үзбәя.

4. 56 нчы күнегү. К.җ.: Уен омонимнардан оста файдалануга нигезләнгән.Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 57 – 59 нчы күнегүләр.

                                10 нчы дәрес  (9 нчы бирем)

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.

 Максат: фразеологик әйтелмәләр турында белгәннәрне гомумиләштерү, аларны ирекле сүзтезмәләрдән аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 58 нче күнегү;

ә) и 59 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 9 нчы бирем.  К.җ.: Дөнья иләгеннән иләнеп кала – әһәмиятен югалта, онытыла. Бу берәмлек – фразеологик әйтелмә.  Димәк, без бүген фразеологик әйтелмәләр турында сөйләшербез. Үзбәя.

     Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 60 нчы күнегү. К.җ.: 1.Тын алырга курку – бик игътибар белән тыңлау.2. Йөрәк түзмәү – сабырсызлану. 3. Телгә алу – искә төшерү, әйтү. 4.  Чишмә булып яшь агу – көчле елау. Көн итү – яшәү. 6. Күңелне шик кимерү – шикләнү, ышанып бетмәү.  Үзбәя.

2. Модельләштерү. 61 нче күнегү. К.җ.:

                 Фразеологик әйтелмәләр  

- кимендә ике сүздән торалар,

- составындагы сүзләр арасына башка сүзләр өстәп булмый,

-  бербөтен мәгънә аӊлата,

- күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар,

- бер сүз белән алмаштырып әйтеп була. Үзбәя.

 

3. 62 нче күнегү. К.җ.: авызына су кабу – эндәшмәү, сөйләшмәү, энәсеннән җебенә кадәр – җентекләп, авызыннан сөт кипмәгән - яшь, йөрәк җитмәү - курку, күз ачып йомганчы - тиз, ачык авыз - игътибарсыз, араларыннан кара мәче үтү- үпкәләшү, керфек тә какмау - йокламау, килмәгән җире юк - матур, алтын куллы - оста, баш бирмәү - буйсынмау, табан ялтырату - качу, аяз көнне яшен суккандай – кинәт. Үзбәя.

4. 63 нче күнегү.  К.җ.: Тел ярасы, кече телгә дә җитмәү, тел бистәсе, теле белән майлау, теленнән табу, теленә салыну, телсез калу, телгә килү, теле телгә йокмау, татлы тел, телгә дә алмау,телне тешләп түзү, телдән төшмәү, усал телле һ.б. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 64 – 66 нчы күнегүләр.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 640.5 Kb
Количество скачиваний: 17
Просмотров: 130

Похожие материалы