«Авазлар дөньясында» (фонетика, орфоэпия курсын гомумиләштереп кабатлау)

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

Дәрескә өч максат куелды:

1. Фонетика, орфоэпия курсын гомумиләштереп кабатлау;

2. Укучыларның белемен ныгыту, системага салу;

3. Төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү, дуслык хисләре тәрбияләү.

Максатыма ирешү өчен дәреснең структур ягын яхшылап уйладым. Укучыларны эшкә җәлеп итәр өчен, максатларга ирешү өчен, төркемнәрдә эш оештырылды. Монда сингапур структуралары кулланылды.

Актуальләштерү өлеше сәяхәткә билетлар алу белән башланды. Алга таба инде станцияләр буенча барып, биремнәр үтәлде. Дәреснең бу этаплары тулысынча диярлек сингапур структураларына нигезләнеп эшләнде: Раунд Тейбл, Сималтиниус Раунд Тейбл, Конэрс, Таймд Пэа Шэа структуралары.

Ял итү Микс Фриз Групп структурасын кулланып оештырылды, бу балаларга бик ошый.

Рефлексия этабында Сингл Раунд Робин, ә билге куйган вакытта Тейк Оф Тач Даун структураларын файдалану да уңышлы булды.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 115 Kb
Количество скачиваний: 21
Просмотров: 123

Похожие материалы